Эчтәлек

?, Казан губернасы Зөя өязе Олы Шырдан авылы – 1831 ел, Казан шәһәре.

1776–1781 елларда Казан губернасындагы Арча өязенең Югары Сәрдә авылында мулла, соңрак Яңа Кишет авылында имам һәм мөдәррис була.

1810 елдан Казандагы 5 нче мәчеттә имам һәм мөдәррис.

1829 елда юл уңаеннан Истанбулга керү нияте белән хаҗ кылырга китә, ләкин, рус-төрек сугышы башлану сәбәпле, Кырымнан әйләнеп кайтырга мәҗбүр була.

Хезмәтләре илаһият гыйлеменә карый.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.