Биографиясе

1881 елның 10 октябре, Уфа губернасы, Златоуст өязе Акхуҗа авылы – 1950 елның 5 июле, Уфа шәһәре.

З.Рәсүлев улы. 1899 елда «Рәсүлия» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң хаҗ кыла.

1902 елда «әл-Әзһар» университетын тәмамлый (Каһирә шәһәре, Мисыр).

1902–1917 елларда «Рәсүлия» мәдрәсәсендә укыта һәм аның белән җитәкчелек итә (1903 елдан), бер үк вакытта (1905 елдан) Оренбург губернасындагы Троицк каласы мәчетенең имамы була. 1923 елдан Урал өлкәсе мөхтәсибе. 1936–1950 елларда СССРның Европа өлешендәге һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие; Диния нәзарәтен саклау һәм мөселман руханиларын 1930 еллардагы сәяси репрессияләрдән коткарып калу өчен күп эшли.

1942 елда «Труд» газетасында Рәсүлевның Советлар Союзы мөселманнарына мөрәҗәгате басылып чыга. Анда ул совет хөкүмәтенең мөселман җәмәгатьчелеге ихтыяҗларын кысу сәясәтеннән баш тартуын, мәчетләр төзергә, дини йолаларны ирекле башкарырга рөхсәт бирүен хәбәр итә һәм мөселманнарны фашизмга каршы көрәшкә чакыра. Мөфтинең мөрәҗәгате диндарлар арасында зур яклау таба, алар тарафыннан җыелган акча танк колоннасы төзергә җибәрелә. Рәсүлев бу хакта И.В.Сталинга телеграмма юллый. Бу дәүләтнең дини сәясәтен либеральләштерүдә зур роль уйный.

Сугыштан соңгы елларда Рәсүлев диндарларның һәм мөселман руханиларының мәнфәгатьләрен яклавын дәвам иттерә: дини җәмгыятьләрне теркәүгә, мәчетләрне диндарларга кайтарып бирүгә булышлык итә. Теркәлмәгән мөселман җәмгыятьләрендәге муллаларга дини йолалар башкару өчен шәһадәтнамәләр тапшыра.

«Ислам» (М., 1945; 2 басма, М., 1998) китабы авторы.

Әдәбият

Рахманкулова С.Г. Муфтий Габдрахман Расулев – старший сын Ишана хазрата Расулева. Челябинск, 2000.

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. 2003. Т. 4.