Эчтәлек

1854 елның 10 октябре яки 1855 елның 25 декабре, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Әлмәт авылы — 1934 елның 2 апреле, Кытай, Чүгүчәк шәһәре.

«Мәрҗания» мәдрәсәсендә укый (Казан, 1877).

1877 елдан Шәрекъ илләренә сәяхәт кыла, Мәккә шәһәрендә нәкышбәндийә суфичылык мәзһәбе тарафдарларына кушыла; берничә тапкыр Россиягә кайтып китә. «Казанда вә Болгарда булган вакыйгалар һәм татар мәликләре турында хәбәрләр» («Тәлфыйк әл-әхбар вә тәлкыйх әл-асәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар», Оренбург, 1908) исемле 2 томлык хезмәт авторы. Әлеге хезмәттә ул патша хакимиятенең дини сәясәтен тәнкыйтьли. Хезмәт патша цензурасы тарафыннан тартып алына, авторга карата җинаять эше кузгатыла. Гарәбстанга качып, Морад Рәмзи кулга алынудан котылып кала.

Бөтенроссия мөселманнарының икенче корылтаенда (Казан, 1917) катнаша.

1917 елдан соң Чүгүчәк шәһәре имамы.

Татар халкы тарихына нисбәтле гарәп һәм фарсы язма чыганакларын өйрәнә.

Әдәбият

Гәрәева Н. Кем ул Морад Рәмзи? // Казан утлары. 1990. № 2.

Автор — М.Г.Госманов