Эчтәлек

1862 ел, Вятка губернасы, Малмыж өязе Түнтәр авылы — 1930 ел, фаразланганча, Казан.

Түнтәр авылында мәдрәсәдә әтисендә (кара Түнтәр мәдрәсәсе), Казанда (ихтимал, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә) укый.

1890 елдан Түнтәр авылы мәчетенең имамы; Г.Баруди ярдәме белән авылда И.Динмөхәммәтовның кадимчелек мәдрәсәсенә каршы җәдитчелек нигезендә мәдрәсә оештыра.

1911 елда И.Динмөхәммәтов әләге белән «Буби эше» буенча кулга алына, 1912 елда имам вазифасыннан читләштерелә.

1913–1917 елларда Казанда «әд-Дин вә әл-Әдәб» журналы хезмәткәре.

1917–1918 елларда (1919 елда булырга мөмкин) Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте хезмәткәре.

1918 елдан (1919?) Түнтәр авылының 1 нче мәхәлләсе имам-хатибы, мәдрәсәне саклап калырга тырыша.

1930 елда кулга алына, 10 елга хөкем ителеп, Төньяк крайга сөргенгә җибәрелә; төрмәдә үлә.

Дин белеме буенча хезмәтләр авторы. Түнтәринең күп кулъязмалары басылып чыккан; басылмаганнары С.Г.Вахиди тарафыннан сакланган, ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында.

Түнтәринең Түнтәр авылы тарихы буенча кулъязмасы — «Мөхәммәтнәҗип хәзрәт язмасы» кыскартып бастырыла («Гасырлар авазы» — «Эхо веков» журналында чыга, 2003, 1/2).

Хезмәтләре  

Хәдүс галәмгә игътикад җә һатеенен бер назар. К., 1900; 

Төзкире әт төбь инфи-л-вагаз вә-т-тәгълим китабының 1 нче кисәгенең тәрҗемәсе. К., 1913; 

Исламда хатыннар хокукы. Уфа, 1917.