Эчтәлек

570 ел, Мәккә шәһәре — 632 ел, Мәдинә шәһәре.

Гарәбстанда беренче мөселман өммәтенә һәм беренче ислам дәүләтенә нигез салучы. Аның шәхси тормышын һәм иҗтимагый эшчәнлеген үз күзләре белән күрүчеләрнең күрсәтүләре, пәйгамбәрнең тормыш юлы (сира), әйткән сүзләре һәм кылган гамәлләре турында риваятьләр (хәдисләр), Коръән шәрехләре (тәфсире) пәйгамбәр турында мәгълүматлар чыганагы булып тора.

Мөхәммәд — бик үк бай булмаган, ләкин Мәккә шәһәре аксөякләренә якын торган Корәеш кабиләсенең Һашим нәселеннән чыккан тарихи шәхес. Аның атасы Габдулла — улы туганчы ук, ә анасы Әминә аңа алты яшь вакытта вафат була. Мөхәммәд сигез яшенә кадәр Габделмоталлиб бабасында, аннары әтисе белән бертуган агасы Әбү Талибта тәрбияләнә.

Көтү көтә; бик яшьли сәүдә кәрваннары белән ерак сәфәргә йөри. Соңрак Мәккәдәге бай тол хатын — Һәвәйлид кызы Хәдичәгә хезмәткә керә; 25 яшендә аңа өйләнә. Аларның җиде баласы: өч ул (Касыйм, Габдулла, Таһир — барысы да сабый чакларында вафат булалар) һәм дүрт кыз (Зәйнәп, Рокыя, Өммегөлсем һәм Фатыйма) туа.

Гарәбстанга һәм Сүриягә сәүдә эшләре белән сәфәрләре вакытында кәрвансарайларда христиан монахлары белән әңгәмәләр кора; яһүди-христиан монотеизмы нигезләре, бер илаһка иман китергән, тәкъва яшәү рәвеше алып барган гарәп хәнифләрнең карашлары белән таныша.

Риваятьләр буенча, Мөхәммәд эштән бушаган чакларында гел ялгызы калырга омтыла. Еш кына Мәккә янындагы Хира тавы мәгарәсендә уйланып утыра.

Шулай мәгарәдә ялгызы утырган көннәрнең берсендә, якынча 609 елның (яки 610 елның) рамазан аенда, аңа шәүләләр күренә, тавышлар ишетелә башлый: янына Җәбраил фәрештә (Библиядәге — Гавриил) килә һәм Мөхәммәдкә Аллаһ тарафыннан рәсүллек һәм пәйгамбәрлек вазифалары йөкләтелүен, кешеләргә Аллаһның әмерләрен җиткерергә тиеш булачагын хәбәр итә.

Мөхәммәд күктән иңгән вәхиләрнең хаклыгына ышана һәм бераздан, иске мәҗүси инануларны ачыктан-ачык кире кагып, исламга үгетли башлый.

Мөхәммәднең Аллаһның бөеклеге, үлгәннәрнең Кыямәт көнендә кабат тереләчәге һәм гөнаһ кылганнарны Тәмуг газабы көтәчәге турындагы беренче вәгазьләрен мәҗүси мәккәлеләр, җирле сәүдә башында торучылар ачыктан-ачык дошманлык белән каршы алалар, шуңа күрә ул 622 елның 16 июлендә бер төркем тарафдарлары белән Мәккәдән Ясрибкә (соңрак Мәдинә шәһәре) китәргә мәҗбүр була; шунда урнаша (кара Һиҗрәт).

Мәдинәдә тумыштан сөйләү осталыгына ия булган пәйгамбәрнең фикердәшләре көннән-көн арта бара һәм тиздән ул гади вәгазьчедән ислам динен кабул иткән өммәт җитәкчесе булып өлгерә, аның йогынтысы шәһәрдә сәяси-дини төсмер ала.

Биредә ул беренче мәчет сала, Кәгъбәне яңа диннең иң мөкатдәс урыны дип игълан итә, исламның төп принципларын халык арасында җәелдерә башлый, мөселман йолаларын, тәһарәт алу, намазга чакыру, намаз уку тәртипләрен кертә. 623 елдан башлап мөселманнар намазны Иерусалимга түгел, бәлки Кәгъбәгә йөз тотып укый башлыйлар; ураза тоту кертелә.

Бу чорда Мөхәммәд исламның хак дин буларак аерым роле турында хәбәр итә; ислам дине моннан элек җибәрелгән христиан һәм яһүди пәйгамбәрләрнең вәхиләрен кире какмый, аларның ислам дине белән нигезләре уртак, әмма Мөхәммәдкә иңдерелгән вәхиләрдә яһүдиләр һәм христианнар бозган тәгълиматлар төзәтелеп бирелә. Шуңа күрә Мөхәммәд — барлык «пәйгамбәрләрнең мөһере», соңгы пәйгамбәр (алар башка булмаячак).

Җәмгыять әгъзалары акрынлап аны Аллаһның хак илчесе буларак кабул итә башлыйлар. Бу чорда ислам диненең иң әһәмиятле төп кагыйдәләренең берсе раслана: «Лә иләәһә иллә аллаһу Мөхәммәд әр-рәсүлүллаһ» — «Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд — Аллаһның рәсүле». Шулай Мөхәммәд янына яңа тарафдарлар туплана. Аларның саны арта барган саен Мәккә кяфирләре белән көрәшү, ислам йогынтысын киңәйтү, Аллаһка иман китерүчеләрне яклау мәсьәләләре алга килеп баса.

623 елдан мәккәлеләр белән кораллы бәрелешләр башлана. Шундый сугышларның берсендә Мөхәммәднең башы җиңелчә яралана. 629 елда мөселман гаскәрләре Мәккәгә керә. Шәһәрне буйсындыру бөтен Гарәбстанда Мөхәммәднең йогынтысы көчәюгә китерә. 628 елдан Мәдинә һәм Мәккә шәһәрләре белән күрше территорияләр, шулай ук  Византия һәм Иран хакимнәре бер-бер артлы пәйгамбәрдән ислам диненә күчәргә тәкъдим иткән хатлар алалар; тәкъдим еш кына бу өлкәгә хәрби мөселман гаскәре яулары белән бергә үрелеп бара.

Мөхәммәд, Гарәбстанның шактый өлешендә үз хакимиятен урнаштырып, 630–631 елларда мөселманнарның дини һәм сәяси җитәкчесе генә түгел, яңа барлыкка килгән ислам дәүләтенең башлыгы да була. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Мәдинәдә яши.

630 елда Кәгъбә янында Аллаһы Тәгаләгә табыну өчен Мәккәгә хаҗ кыла; 632 елда яңадан шунда китә, бу аның изге җиргә соңгы тапкыр баруы була.

Мөхәммәд 632 елның июнендә (яки июлендә), аз гына авырганнан соң, 62 яшендә вафат була. Мәдинә шәһәренең Пәйгамбәр мәчетендә җирләнә.

Риваятьләр буенча, аның төрле кабиләләрдән, ыру, катлаулардан 9 хатыны булган (кайбер мәгълүматлар буенча — 11), никахлары аңа әлеге җәмгыятьләр белән элемтәләрне ныгытырга ярдәм иткән; вафатыннан соң 9 хатыны кала. Кайбер илаһият галимнәре язганча, «алар аның белән янәшә булдылар һәм шул сәбәпле дә барлык мөселманнарның аналары булып исәпләнәләр (Кыямәт көненәчә)».

Мөхәммәднең дүрт кызының берсе — Фатыйма гына исән була; соңрак ул туганнан туганы һәм әтисенең дусты Гали бине Әбү Талибка кияүгә чыга, аларның балалары һәм нәселләре — мөселман дөньясындагы «пәйгамбәр гаиләсе»нең күпсанлы буыннарында нәсел башлыклары булып торалар.

Мөхәммәд исламда гайре табигый зат түгел, шуңа да карамастан, аның гомере дөньяның барлык дин тотучылары өчен Аллаһ тарафыннан кешеләргә җибәрелгән хак рәсүлнең тәкъвалык образы булып кабул ителә.

Мөхәммәднең вафатыннан соң мөселман җәмәгате белән аның иң тугры сәхабәләре — хәлифәләр җитәкчелек итә. Беренче хәлифә — Мөхәммәднең иң якын көрәштәшләреннән берсе — Әбү Бәкер була.

610–632 елларда пәйгамбәргә иңдерелгән илаһи вәхиләр, Мөхәммәднең укымышлы шәкертләре тарафыннан язып алынган вәгазьләре һәм аның эшен беренче дәвам иттерүчеләрнең истәлекләре буенча мөселманнарның изге китабы — Коръән тексты төзелә.

Мәдинәдә Мөхәммәд пәйгамбәр җирләнгән урын мөселманнар өчен икенче (Мәккәдәге Кәгъбәдән соң) изге җир һәм хаҗ кылу урыны булып исәпләнә.

Әдәбият  

Аль-Муба-ракфури Сафи-ар Рахман (Мухаммад, да благословит его Аллах и приветствует). М., 2000;

Хишам И. Жизнеописания пророка Мухаммада. М., 2003;

Гюлен М.Ф. Пророк Мухаммад — венец рода человеческого: В 2 т. М., 2004;

Махмутов М.И. Мир ислама. Прошлое и настоящее. К., 2006;

Сейид Хусейн Наср. Мухаммед — Посланник Аллаха. М., 2006;

Брокгауз Ф.А., Ефрон И.А. Энциклопедический словарь. СПб., 1897. Т. 20;

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.

Автор — Г.С.Сабирҗанов