Биографиясе

1862 ел, Вятка губернасы, Малмыж өязе Морт авылы — 1930 елдан соң.

Вятка губернасы Малмыж өязенең Түнтәр авылы мәдрәсәсендә укый, Алабуга шәһәрендәге өяз училищесен тәмамлый.

Морт мәчете имамы, соңрак Алабугада ахун була.

Вятка губернасыннан 2 нче Дәүләт Думасы депутаты булып сайлана (1907), мөселман хезмәт таифәсе әгъзасы. «Дума» газетасын оештыручыларның берсе.

1917 елдан соң Семипалатинск шәһәренә күчеп килә, сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Әдәбият       

Мусульманские депутаты Государственной думы России. 1906–1917 гг.: Сб. док. и материалов. Уфа, 1998.

Автор — Д.М.Госманова