Биографиясе

1297 ел тирәсе — 1360 елның 22 марты, Алтын Урда, Сарай әл-Җәдид.

Гомеренең күп өлешен Сарай әл-Җәдидтә уздыра. Шәригать белгече, Коръән шәрехләүчесе булып таныла.

Татар әдәбиятының проза жанры үсешенә көчле йогынты ясый, дини-дидактик «Нәһҗел-фәрадис» («Оҗмах юлы», 1358; Казан, 2002) әсәре авторы. Әсәр 40 фасылга бүленгән дүрт бүлектән (бабтан) тора. Беренче ике бүлектә Мөхәммәд пәйгамбәр, беренче хәлифәләр (Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали), ислам таралган беренче гасырларның күренекле мөселман эшлеклеләре турында хикәяләнә. Өченче бүлектә Аллаһка якынайткан фарызлар (намаз, ураза, хаҗ, зәкят, ата-анага ихтирам, түземлек һ.б.) тасвирлана, ахыргы бүлектә кешене Аллаһтан ерагайтучы эшләр (уйнаш кылу, ялган, үч саклау һ.б.) турында бәян ителә. Ясаган нәтиҗәләрен дәлилләп, автор Коръәнгә сылтама ясый, танылган мөселман әһелләренең сүзләрен китерә.

Әсәрләре                              

Нәһҗел-фәрадис. К., 2002.

Әдәбият       

Миңнегулов Х. Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбияты. К., 1998;

Абилов Ш. Нахдж ал-фарадис // Средневековая татарская литература (VIII–XVIII вв.). К., 1999.

Автор — Х.Й.Миңнегулов