Биографиясе

1767 ел, фаразлар буенча, Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе, хәзерге Башкортстан Республикасы, Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылы – 1832 елның 3 декабре, Оренбург өязе Түбән Чебенле авылы.

Каргалы бистәсе һәм Бохара мәдрәсәләрендә белем ала. Укып кайтканнан соң, Кышкар, Югары Бирәзә (хәзерге Арча районы) мәдрәсәләрендә мөдәррис булып тора.

Танылган татар дин эшлеклесе Габденнасыйр Курсави белән бергә 20 елга якын Казан өязе Югары Курса мәдрәсәсендә укыта.

1821 елда Оренбург губернасына күчеп килеп, укыту эшчәнлеген дәвам иттерә, Түбән Чебенле авылы мәчетендә имам була.

Бохарада укыган елларында Ниязколый әт-Төркмәни шәкерте булып, аннан мөридләрне укытуга рөхсәт алган дигән фараз бар.

Кулъязма рәвешендә сакланган дини-дидактик эчтәлекле «Рисаләт ән-нәҗатийә» («Котылу китабы») авторы.

Курсавины яклап язган хезмәте булуы мәгълүм.

Дәүләтша ишанның вафатына багышлап, аның шәкерте Һ.Салихов ике мәрсия яза.

Әдәбият

Фәхретдин Р. Асар. Оренбург, 1904. 1 том, 6 җөзья;

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989;

Искандаров Р.Ш. Верхние и Нижние Чебеньки. Сакмара, 1999.           

Автор – М.В.Гайнетдинов