- РУС
- ТАТ
(Бараш), дин һәм җәмәгать эшлеклесе, сәет, Казан ханлыгының мөселман руханилары башлыгы (1491–1507)
Гомер еллары: ? – 1507 елдан соң.
Тарихи чыганаклардан күренекле дәүләт эшлеклесе һәм хәрби җитәкче буларак та мәгълүм.
1491 елда Зур Урдага каршы көрәш алып барган Кырым ханы Миңлегәрәйгә ярдәмгә килгән Казан гаскәре башлыгы була.
Казан ханы Мөхәммәдәминнең Иван III кә юллаган ярлыгында (1492) хан илчесе буларак искә алына.
1497 елда Габделлатыйфны Казан ханы итеп билгеләү турында Мәскәү белән сөйләшүләр алып бару аңа йөкләнә.
1507 елда Бораш – Мөхәммәдәмин ханның Мәскәүдәге илчесе, шулай ук Василий III белән сөйләшүләр алып бара. Шуннан соңгы язмышы билгесез.
Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.
Исхаков Д.М. Сеиды в позднезолотоордынских государствах. Казань, 1997.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.