Биографиясе

1871 ел, Вятка губернасы, Сарапул өязе Иж-Бубый авылы – 1922 елның 7 феврале, шунда ук.

Гобәйдулла Буби һәм Мөхлисә Бубиның энесе.

Иж-Бубый авылында атасы Габделгалләм Нигъмәтуллин мәдрәсәсендә белем ала. Шәкертлек елларында ук атасына мәдрәсә эшләрендә ярдәм итә башлый. Шул ук чорда, искергән теоретик карашларны тәнкыйтьләп, илаһиятка багышланган классик гарәп дәреслекләренә шәрехнамә яза. Диннәрне чагыштырып өйрәнү белән мавыга, христиан диненә тәнкыйди анализ бирелгән мәкаләләр бастыра.

1895 елда абыйсы Гобәйдулла белән берлектә мәдрәсәне үзгәртеп кору эшенә керешә: бер шәкертен Бакчасарай шәһәренә И.Гаспринскийда җәдит ысулы белән укырга җибәрә һәм сәүдәгәр М.Әхмәтҗанов иганәсенә башлангыч җәдит мәктәбе бинасы төзетә. 1902 елда Иж-Бубый авылында ир һәм кыз балалар өчен мәктәпләр комплексы оеша. Буби абыйсы белән укыту программасын камилләштерү, яңа фәннәр керү, өстәмә сыйныфлар ачу эшен дәвам иттерә. 1903 елдан мәдрәсәдә рус теле укытыла башлый. 1903–1907 елларда Буби хатын-кызлар өчен 1 сыйныфлы, ир балалар өчен 2 сыйныфлы рус-татар мәктәпләрен ачуга ирешә, аны тәмамлаучыларга башлангыч татар мәктәпләрендә укыту хокукы бирелә.

Буби публицист буларак та чыгышлар ясый. Аның 1904–1906 елларда өлешчә басылган «Хакыйкать яхуд Тугърылык» дигән фәлсәфи-полемик очерклары аеруча популярлык казана. Шул исемдәге башка очерклары (1910 елга кадәр алар 20 дән артык языла) тыела, ләкин аларның кулъязмалары яшьләр арасында киң тарала. Үз әсәрләрендә Буби, әүвәлге исламга кайту, аны соңгы дәвердә үтеп кергән карашлардан арындыру татар халкының алгарышы өчен зарури дигән фикерне алга сөрә. Исламны халыклар арасында тигезлек һәм туганлык принципларын урнаштыручы, социаль гаделсезлекне инкарь итүче һәм кеше акылына таянучы дин дип исәпли. Буби фикерләрендәге рациональлек исламны урта гасырлардагыча тар рәвештә шәрехләүгә каршы юнәлтелә.

Мәдрәсәнең абруе һәм Бубиның кискен публицистик чыгышлары патша хакимиятенең игътибарын җәлеп итә, һәм, нәтиҗәдә, уку йорты ябыла. 1911 елда, панисламчылыкта, рус халкына һәм хөкүмәткә каршы идеяләр таратуда гаепләнеп, Буби 6 айга төрмәгә ябыла (кара: «Бубилар эше»). Иреккә чыккач, Голҗа шәһәренә (Кытай Төркестаны) китә һәм анда мөгаллимәләр семинариясе оештыра.

Патша төшерелү хәбәрен Буби хуплап каршылый, ирекле Россиядә тамырдан үзгәрешләр булыр дип өметләнә. 1917 елның маенда Россиягә кайта. 1917–1918 елда Троицк шәһәрендә (Оренбург губернасы) сәүдәгәр Яушевларның мөгаллимәләр семинариясендә укыта. 1918 елның җәендә Иж-Бубый мәдрәсәсен торгызу эшенә керешә. 1919 елда мөгаллимнәрнең җәйге курсларын, төбәкнең дин әһелләре һәм зыялылары корылтайларын оештыра. 2 нче баскыч мәктәп ачу эшендә актив катнаша.

Буби туберкулёз белән авырып вафат була. Куйган хезмәтен исәпкә алып, совет хөкүмәте аның хатыны Хөснифатыймага персональ пенсия билгели. Буби исеме Казанның Черек күл тирәсендәге бер урамына бирелә, ләкин 1930 елларда, Буби панисламчылык һәм пантөркичелек хәрәкәте идеологы булып исәпләнә башлагач, бу карар юкка чыгарыла.

Иж-Бубый авылында Бубилар гаиләсе музее эшли.

Хезмәтләре

Мөкяләмәи гарәбия. К., 1899; Фәраиз. Казан, 1899.

Тәрәкъкый фөнүн вә мәгариф динсезлеке мөҗибме? Казан, 1902.

Хакыйкать, яхуд Тугърылык: 8 кисәктә. Казан, 1904–1910.

Татарча хотбә уку дөресме? Казан, 1908.

Замана иҗтиһад монкарыйзмы, дәгелме? Казан, 1909.

Гыйльме халь. Казан, 1909.

Сарфы гарәби. Казан, 1910.

Әдәбият

Мәһдиев М. Буби мәдрәсәсе // Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. Казан, 1992.

Госманов М. Ябылмаган китап, яки чәчелгән орлыклар. Казан, 1996.

Бертуган Бубилар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: Тарихи – документаль җыентык. Казан, 1999.

Вәлидов Җ. Габдулла Буби // Татарстан хәбәрләре. 1922. 20 февраль.

Вәлидов Җ. Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917 года). М.-П., 1923.

Махмутова А.Х. Становление светского образования у татар. Казань, 1982.

шул ук. Габдулла Буби о деспотизме // Интеллигенция Татарстана в период реформ и революций первой трети XX века. Казань, 1997.

Автор – А.Х.Мәхмүтова