Биографиясе

1853 елның 10 гыйнвары, Казан – 1921 елның 24 июне, шунда ук.

Ф.Әмирханның атасы. Башлангыч белемне атасында һәм Казан өязе Югары Курса авылы мәдрәсәсендә ала.

1872–1874 елларда Казан өязендәге Норлат авылында Мостай ән-Норлати җитәкләгән мәдрәсәдә укуын дәвам итә. 1875 елда, имам-хатиб һәм мөдәррис дәрәҗәсе алу өчен имтихан тапшырганнан соң, Казанда атасы беренче имам булып торган Иске Таш мәчеткә – 9 нчы җамигъ мәчеткә – икенче имам итеп билгеләнә. 1893 елдан шул ук мәчеттә беренче имам вазифасын үти.

Бу вакытта М.Әмирханов Казанда абруйлы дин эшлеклесе булып таныла. Мәгариф өлкәсендәге үзгәртүләрне актив яклый.

Җәдит мәдрәсәләре өчен дәреслекләр авторы. Россия мөселманнары арасында киң таралган 2 томлы Коръән тәфсире «Әл-Фәваид»ны («Файда») әзерләүдә һәм нәшер итүдә катнаша (1870–1880).

Хезмәтләре

Әхадисе нәбәвыядән. Казан, 1909.

Әхадисе Кодсия. Казан, 1909.

Әдәбият

Татарский народ и Татарстан в начале XX века: исторические зарисовки. Казань, 2005.