Эчтәлек

Мөселманнарның тыгыз бердәмлегенә һәм исламны «сафландыру»га омтылу тамырлары тирәндә ята, ләкин төшенчә буларак, панисламизм идеясе XIX йөз ахырында төрек мәгърифәтчесе Н.Кемаль хезмәтләрендә генә формалаша.

Европа колонизаторларына каршы көрәштә исламның әүвәлге сафлыгын торгызу өчен барлык мөселманнарның берләшүе кирәк дип санаучы әфган дини һәм сәяси эшлеклесе әл-Әфгани Җамалетдин панисламизмны актив пропагандалау белән шөгыльләнә. Әл-Әфгани идеяләре күп илләрдәге абруйлы сәясәт эшлеклеләре, илаһиятчеләр, шул исәптән М.Абду тарафыннан яклау таба.

Панисламизм идеологлары максатларын тормышка ашыру өчен сәяси көчләр эзләп әле төрек солтанына, әле Иран шаһына мөрәҗәгать итеп карыйлар, бу исә аларның демократия һәм азатлык идеяләреннән әкренләп баш тартуына сәбәп була, шунлыктан XX йөзнең 1 нче чирегендә үк әлеге хәрәкәт реакцион көчкә әйләнә. Панисламизм идеяләрен үзләренә корал итеп алган сәяси көчләр терр. экспансия чарасына керешәләр (мәсәлән, төрек солтаны Габделхәмид II). Һиндстанда панисламизм идеяләре хәлифәлекне торгызу яклылар хәрәкәтендә ачык чагыла. Панисламизм яклыларның позицияләре 1924 елда Төркиядә солтанлык бетерелгәннән соң, аларның хәлифәлекне торгызырга омтылышы барып чыкмау нәтиҗәсендә шактый көчсезләнә. Гәрчә панисламизм агым буларак яшәвен дәвам итсә дә, аның йогынтысы кими бара, төрле мөселман илләрендә социаль-сәяси һәм дини-мәдәни үзгәртеп коруны максат итеп куйган, нигездә милләтчелек рухындагы яңа, модернизацияләнгән һәм реформацияләнгән агымнар барлыкка килә.

XX йөзнең 2 нче яртысыннан башлап, панисламизм идеяләре мөселманнарны берләштерүче сәяси программаларга караганда, күбрәк ялкынлы өндәмәләргә якын торалар. Дини һәм сәяси эшлеклеләрне — мөселман бердәмлегенең иң актив тарафдарларын үзләре янына туплаган мөселман оешмаларының төзелүе (Бөтендөнья ислам конгрессы, 1926; Ислам дөньясы лигасы, 1962; Ислам конференциясе оешмасы, 1969) «ислам бердәмлеге» идеясенең гамәли гәүдәләнеше булып тора. Россиянең мөселман зыялылары арасында теократик дәүләт идеясе киң таралмый, мөселманнарны берләштерү омтылышы алар арасында Россия дәүләте чикләрендә яшәүче мөселман халыкларының бердәмлеге буларак кабул ителә. Панисламизм идеологиясен шул рәвешчә аңлау мөселманнарның бөтенроссия съездлары документларында чагыла (1905–1918). Ләкин патша хөкүмәте һәм Россиянең идарәче даирәләре мөселман халыкларын, беренче чиратта, татарларны панисламизм идеяләрен яклауда даими гаеплиләр; шуның белән бергә, алар панисламизмны мөселманнарның үзәге Төркия булган бердәм ислам дәүләте төзергә ашкынуы дип түгел, ә бәлки сәяси эшчәнлекләренең активлашуы, дәүләткә куркыныч янаучы сәяси оешмалар тупларга омтылулары дип аңлый.

СССРда панисламизм идеяләренә рәсми аңлатма тагын да кискенрәк төс ала. 1921 елда узган ВКП(б)ның 10 нчы съезды панисламизмны «буржуазаводемократик милләтчелек» чагылышы дип атый; панисламизм идеяләре 1980 елларның уртасына кадәр рәсми тарих фәнендә «феодаллар-байлар реакциясе», «халыкара империализм» һәм «мөселман милләтчелеге» төшенчәләре белән бәйләп аңлатыла. Совет чорында җәмгыятьне алласызландыру, мөселманнарның сәяси, иҗтимагый, дини оешмаларын тоташтан тыю панисламизм идеяләрен иҗтимагый тормыштан кысрыклап чыгара. Шул ук вакытта, тышкы сәясәттә капиталистик Көнбатыш һәм социалистик лагерьның кара-каршы торуы сәбәпле, совет җитәкчелеге күп кенә ислам илләренә шактый зур сәяси һәм икътисади ярдәм күрсәтә.

1990 еллардан башлап, Россиядә исламның кабат яңару һәм Россиянең иҗтимагый тормышында ислам факторы йогынтысының үсү уңае белән РФнең тышкы сәясәтендә мөселман дөньясы илләре белән якынаю курсы алына. 2005 елда РФ, күзәтүче сыйфатында, Ислам конференциясе Оешмасына кабул ителә.

Әдәбият  

Смирнов Н.А. Современный ислам. М., 1930;

Аршаруни А., Габидуллин Х. Очерки панисламизма и пантюркизма в России. М., 1931;

Бартольд В.В. Халиф и султан // Соч. М., 1966. Т. 6; Нафигов Р.М. Общественно-политическая мысль в Поволжье в XIX — начале XX вв. К., 1977;

Гордон-Полонская Л.Р. Современный панисламизм и его националистическая сущность. М., 1982.

Автор — Р.М.Мөхәммәтшин