Эчтәлек

Коръәндә Нухның потка табынган халыкны Аллаһның берлегенә ышандыру өчен җибәрелүе бәян ителә.

Пәйгамбәрнең вәгазьләрен кабиләдәшләре мыскыллап көлү һәм дошманлык белән каршы ала. Якынлашып килгән туфаннан котылу өчен, Аллаһ Нухка зур көймә ясарга, аңа үзенең якыннарын, шулай ук барлык хайваннарның берәр парын алырга боера.

Туфан вакытында Җирдә калган гөнаһлылар һәм Нухның әтисенә ышанмаган улы батып үлә.

Коръәндәге Нух турындагы бәян Библиядәге хикәяткә туры килә, әмма Коръәндә төп басым пәйгамбәрләрнең кабиләдәшләре белән бәхәсенә юнәлтелгән, белгечләр әлеге вакыйга һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәре халкы белән бәхәсе арасында тәңгәллек бар, дип фаразлыйлар.

Әдәбият  

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.