slide

Намазлык. ХХ йөз башы

Ефәк. Тамбурлы чигү. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее

slide

Намазлык. ХХ йөз башы

Киҗе-мамык тукыма. Тамбурлы чигү. Яңа Чишмә районы Зирекле авылының Халык иҗаты һәм көнкүреше музее

1 / 2

Кагыйдә буларак, аңа түбәсе исламның төп гыйбадәтханәсе — Кәгъбәгә юнәлтелгән михраб (мәчет диварындагы куыш) а´ркасының схематик сурәте төшерелгән.

Гадәттә, шәхси куллану өчен билгеләнә, әмма 3 яисә 5–6 кешелек намазлыклар да була. Элек-электән намазлыклар гамәли бизәлеш сәнгате әсәрләре буларак та билгеле. Алар традицион рәвештә келәмчелек (шул исәптән киез), тукучылык һәм чигү техникаларында эшләнә һәм бизәлә. Намазлыклар татарларның көнкүрешендә мәҗбүри кулланыштагы әйбер, алар, кунак бүлмәсе («ак як») интерьерының бизәнү әйбере буларак, түшәм белән тоташмаган бүлмә тактасына (исарчык) да, тәрәзә араларындагы диварларга да эленә; намаз уку өчен файдаланыла торганнарыннан аермалы буларак, андый намазлыклар аеруча купшы итеп бизәлә. Намазлыклар кәләшкә бирнә итеп әзерләнә; дини йола предметы буларак, алар аеруча кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Борынгыдан намазлыклар бер төстәге (ак) һәм 2–3 төстәге (кызыл, зәңгәр, яшел, ак төсләр кулланып) җепләрдән буй-буй яисә шакмаклы итеп кулдан тукыла (нигездә, авыл осталары тарафыннан), бу очракта михраб сурәте төшерелми.

Шәһәрдә яшәүче баерак татарлар намазлыкларны чигү белән бизиләр. Гадәттә, бер төстәге (яшел, аксыл көрән, куе зәңгәр, зәңгәр, куе кызыл) ефәк, парча, юка постау тукымалар кулланыла; тискәре ягына, кагыйдә буларак, киҗе-мамык тукыма тегелә. Чигешләр тамбурлы, шома, элмәкләп чигү ысул­ла­ры белән башкарыла. Чигү композициясе симметрияле була. Намазлыкның үзәк өлеше П сыман тар кайма белән әйләндереп алына; ул киль рәвешендә уксыман яисә ярымтүгәрәк булып очлана. Ян-яктагы кайма бизәге җайлап кына өске өлештәге бизәлешкә күчә. Аның уртасына гадәттә чәчәк бәйләме — «Тормыш агачы» (кайчак ул канатларын җәйгән кош рәвешендә эшләнә) яки бизәкләр белән тутырылган чәчәк таҗлары чигелә.

Үзәктәге бизәкнең ике ягына симметрияле итеп кечерәк чәчәк бәйләмнәре урнаштырыла, кайвакыт намазлыкның өске өлеше тоташ үсемлек бизәкләре белән тутырыла. Ян каймаларда чәчәкләр, яфраклар, җимешләрдән сыгылып торучы ботак күренеше алга чыга. Борынгы намазлыкларда (XIX йөзнең 2 нче яртысына караган берничә намазлык сакланып калган) борынгы төркиләр һәм Идел буе болгарлары сәнгатеннән үк килә торган архаик лотос, пальметта, лалә, спираль мотивлары чигелә; XIX йөз ахырында намазлыкның буеннан буена билгеле бер эзлеклелек белән урнаштырылган чәчәк бәйләмнәре мотивлары килеп керә.

XX йөздә чигүле намазлыкларның сәнгати-стиль бердәмлеге югала, алар йорт шартларында кул һөнәре белән шөгыльләнүчеләр тарафыннан гына иҗат ителә. XIX йөзнең ахырында — XX йөзнең башында бизәкле киез намазлыкларның Кырым татарларында кулланышта булуы мәгълүм (кара Киез, Келәмчелек).

Совет чорында намазлыклар җитештерү келәм туку сәнгатеннән читләштерелә. XX йөз ахырыннан намазлыклар, гамәли бизәлеш сәнгате әсәрләре буларак, профессиональ рәссамнар иҗатында яңадан тергезелә, аларның кайберләре (Н.Х.Кумысникова, «Туран» милли мәдәният үзәге фонды» ҖЧҖ осталары) намазлыкларның яңа төрен — каюлы күннән эшләнгәннәрен (кара Каюлы күн) гамәлгә кертә, әмма намазлыкларның иң күп өлеше Төркия, Иран һ.б. мөселман илләреннән кайтарыла.

Әдәбият          

Валеев Ф.Х. Орнамент Казанских татар. К., 1969;

шул ук. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова