- РУС
- ТАТ
1) Шәригать белгече, аның төп кагыйдәләрен аңлатучы, фәтвә (дини-хокукый күрсәтмә) рәвешендә карар чыгарырга хокуклы рухани.
2) Кайсы да булса төбәк мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы.
Беренче мөфтиләр хәлифәләр һәм казыйлар идарәсендә киңәшче вазифасын башкарганнар (717–20 елларда хәлифә Гомәр II идарә иткән чордан алып). Соңрак мөфтиләр һәрбер мөселман дәүләтендә була.
Татарстан территориясендә мөфти Идел Болгарстаны чорыннан ул мәгълүм. 1788 елда Оренбург дини Мөхәммәди канун Җыены оештырылганнан соң, мөфти вазифасы исламда югары рухани дәрәҗә буларак кертелә. Мөфти эчке эшләр министры тәкъдиме белән билгеләнгән һәм үз вазифаларын казна чыгымнары хисабына үтәгән.
Мөфти вазифасын төрле чорларда М.Хөсәенов, Г.Габдрахманов, Г.Баруди, Р.Фәхретдин башкара.
1992 елда Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте оештырылганнан соң, мөфти булып Г.Галиуллин, 1998 елда — Г.Исхаков, 2011 елда И.Фәизов, 2013 елда К.Сәмигуллин сайлана.
Шулай ук кара Мөселман руханилары.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.