Эчтәлек

Мөәзин бурычларына шулай ук  намаз уку алдыннан кычкырып махсус дога кылу (икамәт) керә. Мөәзиннәр мәчетләрне тәртиптә, чиста тотарга, имам кушуы буенча аерым дини йолалар үтәргә тиешләр.

Мөәзиннең төп вазифалары Аллаһ хуплавына кергән гамәлләрдән гыйбарәт һәм еш кына алар җәмәгать башлангычында алып барылган. Кайбер мәчетләрдә мөәзин вазифасын үзе теләп мәхәллә кешеләреннән берәрсе яки мәчет имамы башкарган.

Мөәзин, имамнар кебек, үз вазифаларын мөселман җәмәгате чыгымнары хисабына башкарган. Аның төп керем чыганагы булып шәхси хуҗалыгы саналган. Яшәү рәвеше һәм матди хәле буенча мөәзин халыктан әллә ни аерылмаган.

Хәзер һәр зур мәчеттә мөәзин вазифалары бар, кечкенә мәчетләрдә бу хезмәтне, гадәттә, имам-хатип башкара.

Шулай ук кара Мөселман руханилары.

Әдәбият  

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 2006.