- РУС
- ТАТ
Мөселман ислахчылыгының чишмә башында иҗтимагый-сәяси проблемаларны хәл итүдә мөселман илаһияты кысаларында үз карашларын тәкъдим иткән төрек фикер иясе М.Биргәви (1573 елда вафат), һинд фикер ияләре Ә.Ф.Сирхинди (1564–1624 еллар) һәм Ә.Г.Шаһ Вәлиулла (1703–1762 еллар) тора.
XIX йөздән мөселман дөньясы үсеше Көнбатыш Европа илләренең колониаль сәясәте басымы астында бара. Мөселман ислахчылыгы мөселман яңарышы идеологлары Җ. әл-Әфгани һәм М.Абду хезмәтләрендә чагылыш таба. Алар тәкълидне кире кагалар (абруйлы соңгы дин әһелләренә иярү) һәм илаһият-фикъһ сораулары буенча Мөхәммәд пәйгамбәр исән вакытта ук формалашкан хөкемнәр тәртибен (иҗтиһад) аңа каршы куялар. Турыдан-туры аларның идеяләре йогынтысында модернистик юнәлештәге күренекле мөселман фикер ияләре плеядасы формалаша (Абдаррахман Кавакиби, Рида Мөхәммәт Рәшид, М.Кәмал).
XX йөздә иң күренекле чит ил ислахчыларыннан традицион мөселман кыйммәтләрен табигыять фәннәре белән иҗтимагый алгарыш казанышларының гармонияле бәйләнешен хуплаган философлар – М.Икбал, А.Ә.ән-Наим һәм Ф.Гөлән.
Татарлардан Г.Утыз-Имәни, Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, З.Камали, М.Бигиев, Р.Фәхретдин мөселман ислахчылыгының күренекле вәкилләре булалар. XVIII йөз ахырында – XIX йөз башында татар җәмгыятендә өч юнәлеш өстенлек итә: традиционализм, мөселман ислахчылыгы һәм модернизм, өстәвенә, шуларның соңгы икесе үзара тыгыз үрелгән (Россия империясендә татарларның нинди дә булса сәяси институтларын яңадан торгызу мөмкин булмаган шартларда исламның социаль-мәдәни интеграция факторы сыйфатында коллектив аң формасы буларак алга чыгуы белән бәйле).
Шуңа карамастан, мөселман ислахчылыгы һәм модернизм – төрле социаль төркемнәр һәм катламнарының мәнфәгатьләрен чагылдырган 2 мөстәкыйль юнәлеш: беренчесенә Г.Утыз-Имәни, Г.Курсави, икенчесенә татар җәмгыятенең сәяси төзелешен алга куйган Морад мулла һәм Батырша керә.
Мөселман ислахчылыгы идеясе мәдәниятнең һәм тормышның яңа элементларын ислам кагыйдәләренең традицион кыйммәтләренә яраклаштыруга юнәлгән. XVIII–XIX йөзләрдә мөселман ислахчылыгының төп өлкәсе күбесенчә ислам догматикасы мохитенә карый.
Иҗтиһадка чакырган Г.Утыз-Имәни хәнәфиләр мәзһәбе һәм традицион кыйммәтләр чикләреннән чыкмый. Г.Курсави, Ш.Мәрҗани эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөселман ислахчылыгы яңа үсеш дәрәҗәсенә ирешә. Г.Курсави иҗтиһадка чакырып һәм аның куллану мохитен социаль-хокукый характердагы мәсьәләләр белән чикләп, ислам догматын читләтеп, төп игътибарны илаһият өлкәсеннән иҗтимагый проблемаларга күчерә.
Ш.Мәрҗани тәкълиднең асылын үзенчә аңлата (аның фикеренчә, эчтәлек
Коръәнгә, Сөннәгә һәм бөек илаһиятчыларның иҗтиһадына иярергә тиеш), исламны иң соңгы яңалыклардан (бидгать) чистартырга чакыра.
XX йөз башыннан татар дини ислахчылары кеше һәм Аллаһ мөнәсәбәтләре, иман һәм гыйлем, ихтыяр иреге (ирадә) һәм әхлакый тыюларга (хәрам) һ.б. темаларга мөрәҗәгать итәләр.
XIX йөз ахырында – XX йөз башында татар фикер ияләре Ә.Максуди һәм Р.Фәхретдиннең фикерләре беренче тапкыр гомум мөселман кыйммәтләре системасында татар илаһияты традицияләренең урыны күрсәтелгән традицион илаһият юнәлешендә үсә.
М.Бигиев татар фикер ияләре арасында беренче булып Аллаһның рәхим-шәфкатьле булуы темасын күтәрә һәм ислам кагыйдәләренең бөтенесен эченә алган һәм вакыт белән чикләнмәгән характерда булуын исбатлап, диннәргә тигез караш идеясен алга сөрә. Ул аерым мәзһәбләрнең мөселман өммәсен таркатуга китергән тәгълиматларын абсолютлаштыруны кире кага. З.Камали илаһият һәм кешелек белемнәре, иман һәм фән нисбәте мәсьәләсенә катгый карашта тора, аларны аерылгысыз дип санарга тәкъдим итә.
Совет чорында XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар илаһият фикере ислахчылык мирасы мәгърифәтчелек һәм җәдитчелекнең аерылгысыз өлеше итеп карала, 1920 елларда бу мирас мөселман ислахчылыгының состав элементы буларак бәян ителә (Р.Ибраһимов).
Алдагы елларда мәгърифәтчелек һәм җәдитчелек төшенчәләрен идеологик яктан бер-берсеннән аеру яссылыгында татар мөселман ислахчылыгын аңлату сәяси төсмер ала: 1970 елларга кадәр җәдитчелек пантюркизм һәм панисламизм идеяләре белән бәйләнгән милли-буржуаз хәрәкәт дип санала, 1970–90 елларда җәдитчелек мәгърифәтчелек этабы һәм буржуаз-демократик хәрәкәт буларак бәяләнә (Я.Г.Абдуллин).
Мөселман ислахчылыгын өйрәнүче галимнәр аны җәдитчелекнең үсеш еллары башланган чор белән бәйлиләр: А.Беннигсен мөселман ислахчылыгын – Ш.Мәрҗани эшчәнлегеннән, Җ.Вәлидов, Т.Дәүләтшин, Р.Мөхәммәтшин, А.Канлидере, А.-А.Рорлих Г.Утыз-Имәни, Г.Курсави, И.Хәлфин хезмәтләреннән башлана дип исәплиләр.
Совет чорыннан соңгы елларда М.и. идеяләре евроислам концепциясе кысаларында үсеш ала. Казан тарихчысы Д.М.Исхаков татарлардагы дини ислахчылыкның башлануын, Морад мулла эшчәнлегенә бәйләп, 1770 елларга нисбәт итә.
Татарларда мөселман ислахчылыгы иң элек XVIII йөздә барлыкка килгән, XIX йөз уртасыннан ул мәгърифәтчелек этабы белән алышынган дигән фикер дә бар (А.Юзеев).
Исхаков Д.М. Феномен татарского джадидизма: введение к социокультурному осмыслению. Казань, 1997.
Абдуллин Я.Г. Джадидизм среди татар: Возникновение, развитие и историческое место. Казань, 1998.
Юзеев А.Н. Татарская философская мысль конца XVIII–XIX вв. Казань, 2001.
Мухаметшин Р.М. Татары и ислам в XX веке. Казань, 2003.
Тухватуллина Л.И. Проблема человека в трудах татарских богословов: конец XIX — начало XX вв. Казань, 2003.
Lazzerini Edward J.Ismail Bey Gasprlnskij and Muslim Modernist in Russia, 1878–1914. Wash., 1973.
Lazzerini Edward J. Ethnicity and the uses of History: The case of the Volga Tatars and jadidism // Central Asian Survey. 1982. Vol. 1, № 2/3.
Azade-Ayse Rorllch. The Volga Tatars. California, 1986; Kanledere A. Reform within Islam. The Tajid and Jadid Movement among the Kazan Tatars (1809–1917). Ist., 1997.
Maraş I. Türk dünyasında dini yenileşme (1850–1917). Ist., 2002.
Авторлар – Р.М. Мөхәммәтшин, А.В.Климин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.