Мөселман риваятьләре буенча, пәйгамбәр Мәккә мәчете янында йокыга талгач, аның янына Буран исемле канатлы җан иясе белән Җәбраил фәрештә килә. Мөхәммәд алар ярдәме белән мизгел эчендә Бәйтелмөкатдәс (Иерусалим) шәһәренә сәяхәт кыла һәм Әкъса мәчете яныннан җиде кат күккә аша, анда Адәм, Яхъя, Гайсә, Йосыф, Идрис, Һарун, Муса, Ибраһим пәйгамбәрләр белән очраша. Шуннан соң Аллаһ катында аның белән сөйләшә. Аннары яшен тизлегендә Мәккәгә кайтарыла.

Бу кичне мөселманнар намаз, Коръән укып үткәрәләр.