Татарларда — Мәрьям ана; христианнардагы Дева Марияга туры килә. Гайсә пәйгамбәрнең (Библиядә Иисус Христос) әнисе.

Коръәннең 19 нчы сүрәсе аның исеме белән аталган; анда Мәрьям тормышы турында, Җәбраил фәрештәнең аңа Аллаһның бүләге — киләчәктә кешеләр өчен символ булачак угыл — изге сабый хакында сөйләве бәян ителә. Аллаһның ихтыяры белән Мәрьям балага уза һәм аны тудыра, улы белән халкы янына бара. Сабый аларга үзенең Аллаһ колы булуын, Ходайның аңа вәхи иңдерүен һәм пәйгамбәр итеп билгеләвен әйтә.

Мөхәммәд пәйгамбәр турындагы риваятьләрдә — хәдисләрдә Мәрьям тәкъва мөслимәләрдән исәпләнә, аеруча ихтирам ителгән хатын-кызлардан санала.

Автор — Г.С.Сабирҗанов