Эчтәлек

1992 елдан «Нурулла» исемен йортә.

1845–1849 елларда архитектор А.К.Ломан проекты буенча Г.М.Юнысов һәм аның уллары акчасына Печән базары мәйданының көньяк-көнбатыш почмагында төзелә.

Бина ул вакытта мәйданнан бер катлы кибетләр һәм административ корпуслар белән бүлеп алынган ишегалдында диагональ буенча корылган; алар кисешкән почмакта мәчет ишеге урнашкан (түбән ярус аша) манара күтәрелгән. Печән базары мәчетенең күләм чишелеше нигезендә мәчетнең 1844 елгы проект үрнәге композициясе ята. Планда төньяктан ишек урнаштырылган өч яруслы манарасы һәм гөмбәзле залы булган сузынкы сигезкырлык формасындагы ике катлы бина. Беренче кат хезмәт һәм хуҗалык эшләре өчен билгеләнгән. Төп катның эчке озынча-түгәрәк фәзасы аркалар белән намаз залларына бүленгән. Биеклеге буенча чыгып торучы үзәк өлешнең симметрик күләме тыштан суганбашсыман гөмбәз белән очланган. Гөмбәз тәбәнәк цилиндрик барабанга урнаштырылган һәм үзәк залның интерьерын ярымшар итеп ачкан. Печән базары мәчете милли-романтик юнәлештәге эклектика стилендә бизәлгән. Фасадлардагы турыпочмаклы тышкы як тәрәзәләр гадиләштерелгән, очлы сандриклы йөзлекләр белән каймаландырылган. Гөмбәз күләме үзәгендә розеткага алынган витражлы түгәрәк тәрәзә урнашкан. Көньяк фасадта михраб чыгынтысы юк. Манараның өскә таба тарая барган цилиндрик кәүсәсе турыпочмаклы кечкенә уемлы тәбәнәк ярус һәм конуссыман чатыр белән төгәлләнгән. Кәүсә эчендәге бормалы баскыч металл терәк белән беркетелгән һәм чүкеп ясалган челтәрле киртә белән тотылган түгәрәк мәэзәнә-балконга алып менә. Мәчет манарасының формасы урта гасырлар болгар һәм Якын көнчыгыш архитектуралары белән тәңгәл килә.

1929 елда Печән базары мәчете ябыла, манарасы сүтелә; бина дәүләт учреждениеләренә бирелә һәм торак итеп файдаланыла. 1992 елда мәчет диндарларга кайтарып бирелә, 1990–1995 елларда яңадан торгызыла, манарасы архитектор Р.В.Билалов проекты буенча элекке хәленә кайтарыла. Зал интерьеры фирәзә төсендәге ярымтүгәрәк гөмбәз һәм витражлы түгәрәк тәрәзәләр белән бизәлә. Яңартып төзегәндә беренче катта мәрмәр белән тышланган һәм үзәгенә уеп ясалган касә куелган декоратив фонтанлы тәһарәт бүлмәсе корыла.

Әдәбият

Халитов Н.Х. Архитектура мечетей Казани. Казань, 1991.

Мечети Татарстана / Сост. Х.Н.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. Казань, 2000.

Автор – Н.Г.Надыйрова