Мәскәүдә Татар бистәсе мөселманнар гыйбадәтханәсе XVI йөздән мәгълүм. Патша боерыгы белән, 1649 елда православиедән башка дин гыйбадәтханәләре ябыла, Татар бистәсендә яшәүчеләрнең күпчелеге шәһәр яны бистәләренә күчә.

XIX йөз уртасында Кунцево бистәсендәге XVI–XVII йөзләр мәчетенең археологик калдыклары һәм мөселман зираты табыла. XVIII йөз ахырында — XIX йөз башында манарасыз агач мәчет эшли (1812 елгы Ватан сугышы вакытында яна).

1816 елларда татарлар тарафыннан Тарихи мәчет төзелә, XX йөз башына кадәр ул Мәскәүдә бердәнбер була, 1936 елларда ябыла, 1994 елда кабат мөселман җәмәгатенә кайтарыла.

1904 елда Җамигъ мәчет төзелә, 1930 елларда ябыла һәм Бөек Ватан сугышы чорында мөселман җәмәгатенә кайтарып бирелә, 2012 елда сүтелә.

«Поклонная гора»дагы мемориаль мәчет Бөек Ватан сугышында һәлак булган мөселман сугышчылар истәлегенә Россиядәге төп диннәрнең гыйбадәт кылу биналары комплексында (1993 елда) төзелә (архитектор И.Таҗиев). Күпкырлы биек манаралы, кырлы гөмбәзле, монументаль порталлы мәчет мөселман Шәрегының төрле архитектура мәктәпләре элементларын чагылдыра.

«Ярдәм» мәчете 1997 елда Отрадный бистәсендә «Һилял» татар рухи мирасын үстерү фонды башлангычы белән һәм аның акчасына салына. Ике манаралы, гөмбәзле мәчет Россиядәге өч төп дин корылмалары комплексына керә.