Эчтәлек

Кол Шәриф мәчете. Казан. 2020

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

1996–2005 елларда Казан Кремле территориясендә төзелә.

Исеме 1552 елда Иван IV гаскәрләре Казан ханлыгын яулаганда җимерелгән легендар Колшәриф мәчете истәлегенә нисбәтле.

Проект авторлары — архитекторлар А.Г.Саттаров, И.Ф.Сәйфуллин, М.В.Сафронов, Ш.Г.Латыйпов. Проектның баш архитекторы — А.В.Головин, баш инженеры — А.И.Исхаков («Татинвестграждан­проект» ДУП).

Комплекс Кремль дивары һәм элекке юнкерлар уч-щесе бинасы арасында, мәйданның урта өлешендә урнашкан. Дини биналарның үзәк гөмбәзле, күпманаралы төренә карый. Коплекска мәчет,  2 павильон һәм күләгәләүле өскормалар керә. «Колшәриф» мәчете бинасы планда 45о почмак ясап кисешкән ике квадраттан тора. Сигез кырлы фәзаи үзәккә урнашкан ирләр залы 32 м биеклектәге уксыман гөмбәз белән төгәлләнә. Төп бинаның почмакларындагы стилобатларга 58 м биеклектәге 4 манара урнашкан. Тагын өстәмә 2 кече манара һәм төп ишек порталы почмакларында шулай ук 2 манара бар. Мәчетнең күпманаралылыгы тарихи Колшәриф мәчетенең сигез манаралы булуы турындагы легендага бәйле. Төп гөмбәз «Казан таҗы» — Казан яуланганнан соң Мәскәүгә озатылган Казан ханнары таҗы образына охшаш форманы алган.

Бинаның эчке күләме 5 каттан (цоколь һәм техник катларны кертеп) һәм ярдәмче вазифалар үтәүче берничә арадаш мәйданчыктан тора. Беренче, җир өстендәге катта төп ишек вестибюле һәм имам бүлмәләре урнашкан. Калган ике катны 720 ир-атка исәпләнгән гыйбадәт залы һәм 300 хатын-кыз сыйдырулы балкон-галерея били. Бинаның стилобатын (итәген) хасил итүче цоколь катында хатын-кызлар өчен вестибюль, тәһарәт алу бүлмәләре, гардероблар һәм Татарстанда ислам мәдәнияте музее залы урнашкан.

Мәчеткә төп гыйбадәт мәйданына — бинаның төньягыннан, музейга — аскы көньяк платформадан керелә. Ритуаллар үткәрү һәм музей бүлмәләре аерым зоналарга бүленгән. Керүчеләр икегә — ир-атлар һәм хатын-кызлар агымына аерыла. Алар өчен ишекләр аерым эшләнгән.

Уксыман аркаларның үзара үрелгән конструкцияләре Идел буе Болгар дәүләтендә һәм Казан ханлыгында яшәгән күчмә төркиләрнең борынгы тораклары — тирмәләрнең каркаслы конструкцияләре белән охшашлыкны ассызыклап тора. Бинаның архитектурасында, декоратив-сәнгать бизәлеше элементы буларак, борынгы болгарларда яңарыш һәм чәчәк ату билгесе булган лалә чәчәге чагылыш таба. Яктылык барабанының 12 тәрәзәсе аның формасын хәтерләтә. Фасадларны һәм интерьерларны бизәүдә ак мәрмәр, гранит, мәрмәр ониксы, серпантин минералы файдаланылган. Мәчет гөмбәзе һәм чатырсыман манара очлары фирүзә төсендәге металл чирәп белән капланган. Манара очларындагы айлар тринитротитан эретмәсеннән эшләнгәннәр.

Мәчетнең интерьерлары архитектор А.Г.Саттаров эскизлары буенча бизәлгән. Төп залның диварлары якты мәрмәр белән тышланган. Уксыман биек тәрәзәләр (биеклеге — 12 м) төсле витражлар белән бизәлгән. 16 м диаметрлы гөмбәзнең терәк боҗрасына Коръән аятьләре язылган (зәңгәр фонда алтын хәрефләр). Гөмбәзнең эчке ягына татар халык орнаменты үрнәкләре төшерелгән. Гөмбәз розеткасын алтын белән язылган Коръән текстлары бизи; үзәккә бәллүр люстра эленгән (А.Г.Саттаров проекты). Зал идәнендәге кулдан тукылган келәмнәр Иранда җитештерелгән (алар бүләк итеп бирелгән). Комплексның башка бүлмәләре дә агачка уеп ясалган бизәкләр, орнаментлы керамик плитәләр, фаянс кирпечләрдән төзелгән паннолар һ.б. милли бизәкләр белән баетылган.

Музейда 300 дән артык борынгы кулъязма һәм басма Коръәннәр күргәзмәгә куелган һәм саклана.

2012 елда «Колшәриф» проекты ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Әдәбият   

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Хайретдинов, Р.Р.Салихов. К., 2002; 

Саттаров А., Сафронов М. Интерьеры мечети «Кул Шариф» // Дизайн и новая архитектура. 2002. № 9; 

Иванова Л. Архитектура казанского возрождения // Дизайн и новая архитектура. 2005. № 20–21.                      

Автор — Х.Г.Надыйрова