Эчтәлек

Коръән тартмачыгы ритуал әһәмияткә ия булган саклангыч итеп кулланылган; аны чылбыр яки тасма белән муенга, җилкә аша янга асканнар, култык астына бәйләп йөрткәннәр, махсус кесәгә салганнар яки тукымадан әзерләнгән күкрәк бәйләвече — хәситә эченә тегеп куйганнар. Коръән тартмачыгы шулай ук татар хатын-кызларының толымнарын бизәүче укалы чәч тасмасына (толым төбенә беркетелгән) — тезмәгә дә асылган. Дога савытларының иң әүвәлге үрнәкләре Салтау культурасы истәлекләренә карый. X–XII йөзләрдә дога савытлары Коръән тартмачыгына охшый башлаган һәм еш кына Коръән тартмачыгының капкачы яки турыпочмаклы җиз тәңкәләр белән алмаштырылган. Моңа охшаш традиция Казан татарларына да хас. Алар бизәк өчен Коръән тартмачыгы урынына Коръәннән алынган, кыска аятьләр уеп язылган зур җиз тәңкәләр куллана башлыйлар. Монголларга кадәрге һәм Алтын Урда чоры Идел буе болгарларының Коръән тартмачыгы капкачларында тупса белән ачыла торган, вак бөртекләү, ябыштырылган җепкыр һәм ярымасылташлар белән чәмчәләп бизәлгән яссы бронза тартмачыкларның югары сәнгать дәрәҗәсендә башкарылган үрнәкләре сакланган. Капкачлары җепкыр, бөртекләү һәм ярымасылташлар белән бизәлгән болгар Коръән тартмачыгы формалары үзгәрешсез диярлек Казан татарларында да кулланылган. Цилиндр рәвешендәге һәм контурлар ярдәмендә катлаулы фигуралар төшерелгән алтын Коръән тартмачыгы Идел буе һәм Кырымдагы Алтын Урда чоры шәһәрләрендә археол. казу эшләре алып барганда һәм хәзинәләрдә очрыйлар. Алар ябыштырылган бөтеркә, челтәрле бизәк, басма ысулы белән төшерелгән үсемлек һәм эпиграфик орнаментлар (к. Басма), корлау ысулы белән беркетелгән фирәзә, ахак, энҗе, яшма белән бизәлгәннәр. Мәскәү Кремленең Кораллар палатасы фондында Казан ханлыгы чорына караган көмеш Коръән тартмачыгы үрнәге саклана. Аның капкачы чәчәк рәсемен гәүдәләндерүче борчактай эре бөртекләр һәм ромб формасындагы кечкенә металл борысчыклар, ябыштырылган җепкыр, шулай ук шатоннарның тирән ояларына беркетелгән 10 асылташ (фирәзә, гранат, зөбәрҗәт, зәңгәр якут ташлары сакланган) белән бизәлгән.

XVIII йөздә — XX йөз башында табаклы көмеш, алтын һәм бронзадан эшләнгән, җепкыр, бөртекләү, уеплау, кайвакыт каралту, басма һәм штамплау ысуллары белән бизәлгән, ярымасылташлар белән (фирәзә, топаз, тау бәллүре һ.б.) корланган (к. Корлау) Коръән тартмачыгының турыпочмак, дүрткел, ромб, бишпочмак, түгәрәк, озынча түгәрәк, шулай ук цилиндрсыман формалары очрый. Гадәттә, эре яки вак бөртекләү ысулы белән тартманың тышкы ягы каймаланган һәм ярымасылташлар тирәли җепкырлы, дулкынсыман яшь ботак мотивлары сурәтләнгән, чәчәккә охшаган бизәкләр (кайвакыт ромб рәвешендә) төшерелгән.

Коръән тартмачыгы, дингә хөрмәт күрсәтү, табыну элементы буларак, халыкның көнкүрешеннән XX йөз башында юкка чыга. Хәзер формасы белән Коръән тартмачыгына охшаган һәм чылбыр белән асып йөри торган, мөселман илләрендә киң таралган кечкенә тартма рәвешендәге Коръән тартмачыгы үрнәкләре яңадан җитештерелә башлады.

Әдәбият

Воробьёв Н.И. Казанские татары. К., 1953;

Мальм В.А. Симферопольский клад: Каталог Государственного Исторического музея. М., 1980;

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарии. К., 1987;

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова