Эчтәлек

610 һәм 632 еллар арасында Мөхәммәд пәйгамбәр сөйләгән һәм язмача теркәп калдырылган вәхиләр. Мөхәммәд пәйгамбәр исән вакытта телдән-телгә тапшырылган. Вафатыннан соң (632) сәхабәләре арасында Коръәннең беренче язмача вариантлары пәйда була. Аның кануни тексты хәзрәти Госман хәлифәлек иткән чорда (644–656) төзелә. Коръән төрле күләмдәге аятьләрдән торган (3 тән 287 гә кадәр) 114 сүрәдән гыйбарәт. Сүрәләр Мөхәммәд пәйгамбәр Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә сөйләгәнгә бәйле рәвештә, Мәккә (610–622; 90 сүрә) һәм Мәдинә (622–632; 24 сүрә) дәверләренә бүленәләр. Коръән мөселманнарның үз-үзләрен тоту һәм яшәү рәвешләрен, ислам йолаларының башкарылу кагыйдәләрен билгеләүче дини-хокукый күрсәтмәләрдән тора.

1530 елда Венециядә басылып чыккан Коръән (гарәп телендә) беренче басма Коръән булып санала (1537 елда кабат басыла). Коръәннең гарәп телендәге басмалары 1694 елда Гамбургта (А.Хинкельман шәрехләвендә) һәм 1698 елда Падуяда (Л.Мараччи шәрехләвендә) дөнья күрә; китаплар, башлыча, фәнни максатларны күздә тотып бастырыла. Коръәннең славян (белорус) телендәге беренче тәрҗемәсе якынча XV–XVII йөзләрдә Бөек Литва кенәзләрендә хезмәт иткән Польша-Литва татарлары тарафыннан әзерләнә. Россиядә Коръәннең рус телендәге беренче тәрҗемәсе Пётр I заманында француз Андре де Риеның гарәп теленнән французчага тәрҗемәсе аша нәшер ителә: «Мөхәммәд турында әл-Коръән яки төрек Законы...» («Алькоран о Магомете, или Закон турецкий, переведённый с французского на русский...», СПб., 1716). Соңрак Казанның Беренче ир балалар гимназиясе директоры М.И.Верёвкин (СПб., 1790, шулай ук де Рие тәрҗемәсеннән), А.В.Колмаков (СПб., 1792, Дж.Сэйльнең инглизчәгә тәрҗемәсеннән), К.Николаев (М., 1864, А.Б.Казимировскийның французчага тәрҗемәсеннән) әзерләгән Коръән тәрҗемәләре басыла.

Россиядә Коръәннең гарәп телендәге төп тексты (мәтене) 1787 елда император Екатерина II Фәрманы белән Шнор басмаханәсендә басылып чыга. Мулла Госман Исмәгыйль махсус шрифтлар әзерли, текстны җентекләп шәрехли. Беренче тиражы 20 данә була (хәзерге вакытта аның 2 нөсхәсе билгеле: Мәскәүдә Россия милли китапханәсендә һәм Истанбулдагы «Сөләймания» китапханәсендә). 1800 елда мөселман дини әдәбиятын нәшер итүне чикләү бетерелә; шул ук елда Казанда Г.Т.Бурашёвның 1 нче мөселман басмаханәсе (Азия басмаханәсе) ачыла, анда 1859 елга кадәр 150 мең данә Коръән нәшер ителә.

1803 елның августында Казанда мөселман халыкларының изге китабы Коръән беренче мәртәбә типографик ысулда басылып чыга. 1859 елда Казан университеты профессор Г.К.Казимбәк Россиядә исламият фәне тууда төп этапларның берсе булган «Коръәннең тулы Конкордансы яки Китаптагы дини, хокукый, тарихи һәм әдәби нигезләрне өйрәнүгә кулланма буларак тексттагы барлык сүзләргә һәм гыйбарәләргә ачкыч» («Полный Конкорданс Корана, или Ключ ко всем словам и выражениям его текстов для руководства к исследованию религиозных, юридических, исторических и литературных начал сей книги») исемле хезмәтен бастыра. 1870 елларда Д.Н.Богуславский (СПб., 1871) һәм Г.С.Саблуков (1879) тарафыннан рус теленә төп нөсхә буенча тәрҗемә ителгән 2 Коръән дөнья күрә. Г.С.Саблуков тәрҗемәсе Казан исламият мәктәбенең зур уңышы дип бәяләнә. 1963 елда Мәскәүдә И.Ю.Крачковский тәрҗемә иткән Коръән басылып чыга. 1990 елларда В.М.Порохова (1993), М.-Н.О.Османов (1995), Т.А.Шумовскийның (1995) яңа тәрҗемәләре дөнья күрә; 2003 елда Коръәннең Б.Я.Шидфар, 2004 елда Э.Кулиев тәрҗемәләре нәшер ителә. Күп кенә илаһият галимнәре субъектив берьяклылыкка юл куймау өчен Коръәннең коллектив тәрҗемәсен эшләргә тәкъдим итәләр.

Мөселманнарга Коръәнне үз ана телләренә тәрҗемә итү тыелганлыктан, XX йөз башына кадәр Коръәннең татар телендәге тәрҗемәсе булмый, шунлыктан Коръәнгә шәрехләүләр сыйфатындагы тәфсирләр киң тарала. Гарәп телен белгән татар зыялылары дини текстларны иркен укыган, шуңа күрә Коръәннең тәрҗемәсенә җәмгыятьтә ихтыяҗ булмаган. 1912 елда М.Бигиев тәрҗемә иткән Коръән Оренбург Мөселман Дини Мәҗлесе катнашуы нәтиҗәсендә басылмый кала. Бу хәл кызу бәхәсләр тудыра: зыялыларның бер өлеше һәм кадими руханиларның (к. Кадимчелек) күпчелеге Коръәнне тәрҗемә итүгә каршы чыгалар. Татар зыялыларының алдынгы өлеше (к. Җәдитчелек) Коръәннең фәнни һәм танып-белү өчен әһәмияте барлыгына күрсәтеп, тәрҗемәнең зарурлыгын яклый. XX–XXI йөзләр чигендә Коръәннең татарча тәфсирен Ф.Х.Сәлман (1999), Р.М.Батулла (2000), Ә.Халидов (басылмаган) һ.б. әзерли. 2011 елда Италиядән Казанга Республика «Возрождение–Яңарыш» тарих һәм мәдәният ядкәрләрен торгызу фонды (рәисе — ТРның беренче Президенты, ТР дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиев) заказы буенча «Ревера ЛТД» компаниясе (Трест шәһәре; директоры — Н.Братасевич) тарафыннан эшләнгән дөньядагы иң зур басма Коръән (2×1,5 м, 632 бит) китерелә; ул «Колшәриф» комплексы мәчетендә урнаштырыла, 2012 елда даими саклау урынына — Болгар шәһәренә (Спас районы) күчерелә. Аны бизәүдә сусаль алтын, көмеш, ярымасыл­ташлар кулланыла.

Әдәбият

Бигиев М. Тарих аль-Куран ва аль-Масахив. СПб., 1905;

Готвальд И.Ф. Опыт араб­ско-русского словаря на Коран. К., 1863;

Саблуков Г.С. Приложение к переводу Корана. К., 1879;

Баязитов А. Ислам и прогресс. СПб., 1899;

Ислам: религия, общество, государство. М., 1984;

Пиотровский М.Б. Коранические сказания. М., 1991;

Резван Е.А. Коран и коранистика // Ислам. Историогр. очерки. М., 1994;

Ибрагим Т.К., Ефремова Н.В. Мусульманская священная история от Адама до Иисуса. М., 1996;

Амерханова Э. Коран: от Петербурга до Казани // Ислам. 2005. № 2;

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991;

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 1998. Вып. 1;

 Торваль И. Мусульманская цивилизация: Энцикл. словарь. М., 2001.