Мөселманнар инануынча, Ахырзаман — үлгәннән соң терелеп хисап бирү көне. Үлгәннән соң адәм Мөнкир вә Нәнкир исемле фәрештәләр белән очраша, алар, адәм җир йөзендә ислам күрсәткән юлдан йөргәнме, әллә Аллаһ боерыкларын үтәмичә гөнаһ кылганмы — сорау алып, шуны билгелиләр. Һәркемнең язмышы кыямәт көнендә хәл ителә. Ул вакытта аларның барысы да Аллаһ каршына килеп басачак. Бары тик тәкъва адәмнәр генә тәмуг өстенә салынган «кылдан нечкә, кылычтан үткен» Сират күпере аша җәннәткә үткәрелә. Гөнаһлылар исә җәһәннәмгә җибәрелә.

Кыямәт турындагы күзаллаулар татар дини әдәбиятына да зур йогынты ясый.