Эчтәлек

Биш вакыт намаз укыганда, төрле дини йолалар үткәргәндә, мөселманнар йөз белән Кыйблага карап торалар. Кыйбла юнәлеше үзгәреп торган: күп кенә тикшеренүчеләр фикеренчә, элек Мөхәммәд пәйгамбәр намаз укыганда Иерусалим ягына караган, кайберәүләр пәйгамбәр намаз укыганда йөзе белән Шәрекъкә карап баскан, дип саныйлар. Мөхәммәд пәйгамбәр Мәдинәгә күчкәч, Кыйбла үзгәртелә һәм Мәккә юнәлешендә кала. Мәчетләрдә Кыйбла махсус куыш — михраб белән билгеләнә. Мөселманнарны җирләгәндә мәрхүмне кабергә башын Кыйбла ягына каратып куялар. Хайван чалганда терлекнең башын Кыйбла ягына боралар.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.