Эчтәлек

Ел саен Кәгъбәгә хаҗ кылырга бару — ислам ритуалындагы төп элементларның берсе.

Кәгъбә Мәккә шәһәрендәге җамигъ мәчет әл-Мәсҗид әл-Хәрам үзәгендә урнашкан һәм 10×12×15 м зурлыктагы таш бинадан гыйбарәт. Төзелгән вакыты билгесез.

Кәгъбәнең почмаклары дөньяның дүрт тарафына карап тора. Көнчыгыш яктагысы «кара почмак» дип атала. Аның куышына Аллаһ тарафыннан Җиргә төшерелгән һәм аның кодрәтен чагылдырган көмеш кысалы «кара таш» — хәҗәре әсвәд урнаштырылган. Ул кара-кызыл төстәге бергә кушылган өч кисәктән тора. Мөселман риваятьләренә караганда, ул Аллаһ тарафыннан Адәмгә җәннәттән куылганнан соң тапшырылган, соңрак бу ак төсле якут таш кешеләр кылган гөнаһлардан каралган, дип фараз ителә. Кәгъбәнең төньяк почмагы «Гыйрак», көнбатышы — «Сүрия», көньягы «Йәмән» дип атала.

Гадәттә, Кәгъбә Коръән айәтләре чигелгән кара япма (кыйсва) белән ябыла. Риваять буенча, төньяк-көнчыгыш диварының тышкы ягында Исмәгыйль пәйгамбәр һәм аның әнисе Һаҗәр җирләнгән. Диварда 2 м биеклектә Кәгъбә ишеге урнашкан. Изге бинаның эчендә өч колонна, күпсанлы лампалар, бүләк ителгән Коръән күчермәләре бар.

Кәгъбә тирәли таш җәелгән. Хаҗ кылучылар, гадәт буенча, шушы изге бина тирәли әйләнәләр (тәваф).

«Кара таш» каршында изге Зәмзәм чишмәсе чыга. Мөселман риваятьләре буенча, аның өстендәге беренче бинаны — Адәм, Кәгъбәнең үзен аның улы Шис (Библиядәге — Сиф) төзегән.

Туфан вакытында Кәгъбә һавага күтәртелгән.

Вакытлар узу белән Кәгъбә җимерелә. Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйль белән Мәккәгә күчеп килгәч, Аллаһ аңа Кәгъбәнең нигезен торгызырга боера. Ибраһим Аллаһның әмерен үти һәм барлык мөселманнарга Кәгъбәгә хаҗ кылырга васыять әйтеп калдыра.

Ул — бөтен дөнья мөселманнары бердәмлегенең мөһим символы һәм үзәге. Аның изгелеген һәм аеруча әһәмияткә ия булуын исламдагы барлык агымнар да таный.

Әдәбият

Пиотровский М.Б. Коранические сказания. М., 1991;

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.