- РУС
- ТАТ
Тәкъдир тактасыннан дөнья һәм кеше язмышлары турында Аллаһның хөкемен укый, хөкем үтәүне башка фәрештәләргә тапшыра.
Аның төп атрибуты – сур мөгезе. Кыямәт көнендә Исрафил Иерусалимдагы изге тау башыннан беренче тапкыр сурга өргәч, Җирдәге һәм Күктәге мәхлукларның барысы да һәлак булачак һәм, икенче тапкыр сурга өргәч, аларны Аллаһ кабат терелтәчәк.
Риваятьләргә караганда, Исрафил – Мөхәммәд пәйгамбәргә тәүге вәхиләрне тапшырган һәм аның үзен берничә ел саклап торган, аннары ул әлеге вазифаны Җәбраил фәрештәгә йөкләгән.
Исрафил гаять зур зат итеп тасвирлана: җирдә басып торганда аның башы Аллаһ тәхете биеклегенә җитә.
Көндез һәм төнлә өчәр тапкыр ул җәһәннәм ишеген ачып карый һәм анда газап чигүчеләр өчен кайгырып, аларны кызганып, иңрәп елый.
Ихтимал, Исрафил фәрештәнең исеме Библиядәге Серафимга барып тоташса кирәк: аңа хас булган кайбер сыйфатларның тамырлары яһүди һәм христиан демонологиясендә дә чалымлана.
Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.