Эчтәлек

Җомга, шулай ук Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме намазларының, шулай ук аерым сәбәпләр белән укыла торган (корылык, ай тотылу һ.б.) намазларның бер өлеше.

Хөтбә, Коръәндә әйтелмәсә дә, Мөхәммәт пәйгамбәр вакытында барлыкка килгән. Хөтбәдә җыелган җәмәгать сәламләнә, Аллаһка мактау әйтелә, Мөхәммәдне ярлыкау сорала, Коръән укыла, дингә ышанучыларга атап һәм аларны тугры юлдан яздырмаска өндәп дога кылына. Хөтбәнең тексты догалар, Коръән уку һәм вәгазь белән аралаштырыла. Җомгада хөтбә намаздан алда, калган көннәрдә намаздан соң укыла.

Әдәбият     

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.