Эчтәлек

Хокукый карар чыгаруда хәнәфи методының төп чыганаклары: Коръән, Сөннә, иҗмагъ (элгәргеләр яки башка абруйлы дин белгечләре төркеме тарафыннан килешенгән фикер), кыяс (Коръәндә булган аналогия буенча фикер йөртү), истихсан (кайбер очракларда кыяс дәлилләреннән баш тарту). Хәнәфиләр шулай ук исламга кадәрге гореф-гадәтләрне таныйлар һәм башка халыкларның да гадәтләрен ихтирам итәләр.

Кайбер Көньяк-Көнбатыш илләренең (Төркия, Сүрия, Гыйракның үзәк районнары, Әфганстан), Көньяк Азия (Пакъстан, Төньяк Һиндстан), Урта Азия (Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан), Казакъстан һәм Россия мөселманнары арасында хәнәфиләр күпчелекне тәшкил итә.

Татарстан мөселманнары хәнәфи мәзһәбендә.

Әдәбият

Абу-Джафар ат-Тахави. Акыда. К., 2000; 

Абу-Ханифа. Трактаты. М., 2001; 

Батыр Р. Абу-Ханифа: Жизнь и наследие. Н.Новгород, 2007; 

Марджани Ш. Зрелая мудрость в разъяснении догматов ан-Насафи (ал-Хикма ал-балига). К., 2008; 

Шагавиев Д.А. Татарская богословско-философская мысль (XIX — нач. ХХ вв.). К., 2008; 

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.