Эчтәлек

Гыйлемнең күп­санлы билгеләмәләре бар.

Киң мәгънәдә ул:

  • мөселман традицияләрен үзләштерү;
  • күктән нур иңү;
  • логик фикерләү юлы белән төшенү;
  • энциклопедик укымышлылык.

Гыйлем күренеп торган, яшерелгән һәм эзотерик төрләргә бүленә.

Гарәп телен, шулай ук белемнәр һәм гамәлләр арасындагы бәйләнешне белү гыйлемнең мөһим атрибуты булып тора.

XIX йөз ахыры – XX йөз башында, фән һәм мәгариф үсеше белән бәйле рәвештә, гыйлем яңадан мөселман ислахчыларының кайнар бәхәсләренә сәбәп була. Гыйлем төшенчәсен фәнни белемнәр яисә чын фәннәргә каршы килмәүче белемнәр мәгънәсендә аңлау төп тенденция булып тора.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.