Эчтәлек

Беренче фәкыйһлар — Мөхәммәд пәйгамбәрнең аеруча белемле сәхабәләре, нигездә, шәһәр сәүдә-һөнәрчелек даирәсеннән чыккан кешеләр (VII йөзнең 2 нче яртысы). Коръән һәм Сөннә нигезендә Ислам кагыйдәләре буенча яшәү рәвешен булдыру аларның дини бурычларын үтәүнең бер өлеше, диндарлык шөгыльләре була. Алар якынча 130 кеше дип исәпләнелә, аеруча күренеклеләре — Гомәр бине Хаттаб, Гали бине Әбү Талиб, Әбү Бәкер әс-Ситдыйк, Зәед бине Сабит, Габдулла бине Мәсгуд, Габдулла бине Габбас һәм Габдулла бине Гомәр.

Мөселман илләрендә яшәүчеләр арасында дини-хокукый мөнәсәбәтләр киңәя башлау белән, фикъһ өлкәсендә профессиональ шөгыльләнүчеләр саны да арта. VIII йөз ахыры — IX йөз башында фәкыйһлар шәһәр халкының тәэсир көченә ия катлавын тәшкил итә, алар арасыннан дәүләт хезмәтенә кандидатлар да күрсәтелә.

Бу чорларда хәлифәлекнең төрле төбәкләрендә дини-хокукый мәктәпләрмәзһәбләр оеша башлый. Аларның идеологлары күренекле мөселман хокукы белгечләре Малик бине Әнәс (Мәдинә шәһәре), Хәсән әл-Басри (Басра шәһәре), Әбү Хәнифә (Күфә шәһәре), әл-Авзаи (Сүрия), әш-Шәфигый (Мисыр), Әхмәд бине Хәнбәл (Багдад шәһәре) һ.б. була.

Фәкыйһлар берничә категориягә бүленә: иң югарысы — мөҗтәһидләр. Хокукый боерыклар — фәтвалар чыгарганда, мөҗтәһидләрнең карарларына нигезләнү сорала.

Хәзерге вакытта фәкыйһ вазифаларын мөфти, казыйлар, голәмалар башкара.

Әдәбият

Мөхәммәд Г. Ислам Шәригате. Һәркемгә ирешерлек фикыһ мәсьәләләре: 2 кис. К., 1999;

Адыгамов Г.К. Исламское право. К., 2011; 

Али-Заде А. Исламский энциклопедический словарь. М., 2007.