Эчтәлек

«Евроислам» атамасы беренче тапкыр 1990 еллар уртасында Гёттинген университеты (ГФР) политология профессоры Б.Тиби (Bassam Tibi) язмаларында кулланыла, Татарстан Республикасында аны Р.С.Хәкимов еш куллана. Әмма мәсьәләгә мөнәсәбәт һәм мәгънә ягыннан евроисламның Россия һәм Европа версияләре бер-берсеннән аерылалар. Көнбатыш Европа галимнәре фикеренчә, евроислам Көнбатыштагы илләрнең демократик дәүләти төзелеше һәм яшәү рәвешенә тәмам яраклаша алган дөньяви исламнан гыйбарәт. Б.Тиби моңа мисал рәвешендә Балкандагы 1990 еллардагы сугышка кадәр Босниядә үсеш алган исламның дөньяви вариантын китерә.

Россиядә дөнья күргән хезмәтләрдә «евроислам» төшенчәсе, башлыча, «яңа җәдитчелек» атамасының синонимы, исламның яңа интеллектуаль һәм потенциаль мөмкинлекләрен ачу, аның индустриаль җәмгыять шартларына яраклашкан уңайлы модельләрен эшләү формасы буларак кулланыла. Евроисламга шулай ук исламның төп принципларына тыкшынуга, бигрәк тә аларның үзгәрүенә юл куймаучы, мөселман җәмгыятен тышкы җимергеч йогынтыдан саклаучы үзенчәлекле идеологик сүрү буларак та карыйлар. Евроислам хәзерге җәмгыятьнең рухи кыйммәтләре яссылыгында исламның үз урынын саклау өчен гаять әһәмиятле күренешләрне һәм фикерләрне ачарга юнәлтелгән; болар: иҗтиһад; исламга дини һәм дөньяви асылны берләштерүче мәдәни күренеш итеп карау; мөселманнарның үз белемнәрен баетуга даими омтылышы (мөселманның иң мөһим бурычларыннан берсе); ир-атлар һәм хатын-кызларның тигез хокуклы булуы; толерантлык.

Исламның элеккеге Советлар Союзы киңлекләрендә яңаруы индустриаль яки индустрияләшүгә юл тоткан җәмгыять шартларында бара, анда кешеләрне үз дини җәмгыятьләре кысаларындагы традицион шәхси мөнәсәбәтләр һәм гадәтләр генә түгел, идеологиягә әйләнгән максат һәм символлар да берләштерә. Бүген ислам гаилә һәм җәмгыятьнең үзаң формасы гына түгел, ә бәлки этник үзаңның һәм тормышны идеологик күзаллауның мөһим элементы да. Евроислам исламны эчтән реформалаштыруга юнәлтелгән һәм аның канунлы нигезләрен җимерүгә җирлек әзерли дигән фикердә торучылар аны кискен тәнкыйтьлиләр.

Әдәбият

Хаким Р. Где наша Мекка? (Манифест евроислама). Казань, 2003;

Хаким Р. Ислам в Поволжье // Государственно-конфессиональные отношения в современном Татарстане. Казань, 2003;

Khakimov R. Prospects of Federalism in Russia: A View from Tatarstan // Security Dialogue. 1996. Vol. 27(1);

Khakimov R. Euro-Islam or Islamic Europe. Berk., 2002;

Tibi В. Islamische Zuwanderung. Die gescheiterte Integration. Mыnch., 2002;

Tibi В. The Challenge of Fundamentalism. Political Islam and the New World Disorder. Berk., 2002;

Tibi В. Taklid and ijtihad // Russia in global affairs. 2003. № 4;

Tibi В. Il dzadidismo: lineamenti dell’Euro-islam // Religioni e Societa. 2003. № 47.

Автор – Р.М.Мөхәммәтшин