Эчтәлек

Коръәндә җиһадка карата төрлечә аңлатма бирелә:

югары җиһад – рухи-дини камилләшү (җиһад турында Мөхәммәд пәйгамбәр болай ди: «Иң бөек Җиһад – ул кешенең үз-үзе белән көрәшүе»), Коръән вәгазе белән Исламны тагын да алга җибәрү;

кече җиһад:

  • динсезләрне исламга өндәп күндерү;
  • үз-үзеңне саклау максатында ислам дошманнары белән көрәшү.

Изге айларда «кяферләр» белән көрәшү рөхсәт ителми.

Элегрәк җиһад көрәшенә исламны яклау һәм тарату өчен күтәрелгәннәр (газават). Җиһадның андый мәгънәдәге хокукый категориягә ия булуы Өммияләр (661–750 еллар) һәм Габбасыйлар династиясе идарә иткән чорга туры килә.

Соңрак җиһад термины яңача аңлатыла башлый:

  • «йөрәк җиһады» (рухи камиллек өчен көрәш);
  • «тел җиһады» («яхшылык эшләргә кушу һәм ярамаган эшне тыю»);
  • «кул җиһад»ы (шәригать кануннарын бозучыларны тәртипкә өйрәтү);
  • «кылыч җиһады» (кораллы көрәш).

Хәзерге заман ислам дини тәгълиматында җиһад социаль-икътисади һәм мәдәни үсеш программаларын гамәлгә ашыру, икътисади һәм хәрби куәткә ирешү өчен күп көч кую дип карала.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.