Эчтәлек

Коръәндә һәм мөселман эсхатологиясендә гөнаһлылар һәм җеннәрнең җәзага тартылачак урыны. Тәмугта газапланулар образы Коръәндәге вәгаз-нәсыйхәтләрдә тәэсирле төп инандыру чараларының берсе булып тора: анда чылбырлап куелган гөнаһлылар утта янар һәм башка җәзаларга тартылыр. Бәндәләр, гөнаһларының дәрәҗәләренә карап, җәһәннәмнең үзләренә билгеләнгән катларына урнаштырылыр. Аның капкаларын Мәлик җитәкчелегендәге зобани фәрештәләр саклый.

Коръәндә җәһәннәм образы ике төрдә бирелә: беренчесе – гөнаһлыларны йотучы коточкыч хайван, икенчесе – тирән упкын, аңа юл җиде капка аша уза.

Мөселман дине белгечләре гөнаһлыларның җәһәннәмдә булу вакыты турында төрле фикердә тора. Мәсәлән, сөнни исламда бары тик кяферләр генә мәңгелек җәһәннәм утында яна, ә гөнаһлы мөселманнар исә вакытлар үтү белән газап чигүләрдән котыла, диелә.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.