Эчтәлек

Коръәндә Аллаһ хозурындагы тәкъва буларак искә алына (үзе генә йә улы Сөләйман белән). Аллаһ аңа «Зәбүр»не (псаломнар) иңдерә һәм җирдәге илчесе итә.

Дауд беренче булып металл эшкәртә башлый, көбә киемнәр әзерли. Металл белән эш итүчеләрнең яклаучысы булып санала.

Дауд – Аллаһка мәдһия җырлаучы, мөселман мистиклары арасында популярлык казанган зат. Коръәндә аның образында Аллаһның үзе яраткан бәндәләренә ярдәме турында бәян ителгән төрле вакыйгалар һәм легендалар чагылыш тапкан.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.