Коръән сүрәләренең барысы да диярлек бисмилла белән башлана.

Мөселманнарда күп гасырлар дәвам иткән гадәт буенча, бу сүзнең илаһи кодрәте бар, дигән фикер урнашкан һәм ул гыйбадәт кылганда, берәр эшкә керешкәндә әйтелә; хат, рәсми кәгазьләр башында языла, еш кына архитектура корылмаларындагы язуларда очрый.

Көндәлек тормышта туган телләре гарәп теле булмаган мөселманнар, шул исәптән татарлар да, гыйбарәнең башындагы бисмилла сүзен аерым рәвештә дә еш әйтәләр.