Эчтәлек

IX–XI йөз суфичылык әдәбиятында әүлия образы дини йолалар башкаруда һәм Коръән гыйлемендә камиллеккә ирешкән зат буларак сурәтләнә; әүлияләргә иң яшерен серләр (әл-гайб) билгеле һәм Аллаһны күрү мөмкинлеге бирелгән, дип исәпләнелә. Шулай ук аларда изгелек һәм пәйгамбәрлек (нүбүввәт) сыйфатлары булуы да мөмкин дип каралган. Әл-Гарәбинең изгелек – пәйгамбәрлекнең бер чагылышы, изгенең пәйгамбәрлеккә ия булуы да, булмавы да мөмкин, пәйгамбәр исә һәрвакыт изге, дигән өйрәтүе киң таралган.

Гади халык арасында әүлияләр могҗиза ияләре, бәрәкәт алып килүче, яклаучы, эштә уңыш китерүче буларак хөрмәт казаналар. Халыкка якын торулары, башка диннәргә ихтирам белән караулары, гомерләрен дәрвишлектә үткәрүләре сәбәпле, әүлияләр еш кына рәсми дин әһелләренә караганда зуррак абруйга ия булалар. Алла рәхмәтенең изгеләргә генә иңеп калмыйча, гади бәндәләргә дә күчә алуына ышану изгеләр культының киң таралуына китерә. Әүлияләрнең үлеменнән соң аңа иңгән бәрәкәт юкка чыкмый, аңа бәйле бар нәрсәдә (кабере, шәхси әйберләре һ.б.) сакланып кала, дигән караш яши.

Идел-Урал татарлары арасында Болгар шәһәренең урта гасырларга караган истәлекләренә, Алексеевск районы Биләр авылы янындагы Балым хуҗа тавына (Хуҗалар тавына) барып табыну киң таралган.

Казанда табыну урыны булып Аргы Кабанның биек ярындагы болгар зираты санала. Хаҗ кылып, намаз укып, корбан китергәннән соң авырулардан савыгырга, бәладән котылырга һ.б. теләкләргә ирешергә мөмкин, дип ышану әүлияләргә табынуның нигезен тәшкил итә.

Шулай ук кара: Изге урыннар.

Әдәбият

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Автор – Р.М.Мөхәммәтшин