«Җамигъ» төшенчәсе X йөздә барлыкка килә.

Баштарак шәһәрләрдә берәр җамигъ мәчет кенә булган. Акрынлап, шәһәрләрнең зураюына бәйле рәвештә, әлеге сүзнең «туплаучы», «җыючы» мәгънәсе югала, тора-бара теләсә-кайсы зур мәчетне «Җамигъ» дип атый башлыйлар.

Идел буе Болгар дәүләтендә беренче җамигълар X йөздә барлыкка килә. Казан ханлыгы яулангач, мәчетләр төзү туктала диярлек, бары тик XVIII йөзнең икенче яртысыннан гына татарларда җамигълар торгызыла башлый – Каргалы бистәсендә, Казанда җамигъ мәчетләр төзелә.