Эчтәлек

Тарихы

Һиндстанда Мирза Голәм Кадиани (1835–1908) тарафыннан нигезләнә. Аның синкретик характердагы тәгълиматы Коръәнгә һәм мөселман (сөнни) традицияләренә таяна. Әхмәдийә тарафдарлары үз җәмгыятьләренә нигез салучыны Муса һәм Гайсәдән соң илаһилыкка ирешкән соңгы пәйгамбәр, Алладан вәхи кабул итүче дип саныйлар. Ул үзенә мөселманнарның Мәһдие, христианнар Мессиясе, һиндларның Кришнасы сыйфатларын туплаган дип исәплиләр.

Әхмәдийә Коръәнне һәм исламның төп таләпләрен (хаҗ, зәкать, җиһад һ.б.) рациональ караштан торып аңлата. Әхмәдийә тарафдарлары көндәлек тормышта мәгърифәтчелеккә, үз тәгълиматларын таратуга, сәүдә ширкәтләре оештыруга, актив сәяси һ.б. эшчәнлеккә зур игътибар бирәләр.

Дөньяның күп кенә илләрендә Әхмәдийә җәмгыятьләре бар һәм алар, нигездә, ике төркемгә (кадианнар һәм лахорчылар) бүленгән. Күп кенә ислам илләрендә Әхмәдийә мөселман җәмгыяте булып саналмый. Ислам дөньясы лигасы Әхмәдийәне исламга каршы агым дип белдерә.

Татарстанда Әхмәдийә җәмгыяте 1992 елда теркәлә.

Әдәбият

Ислам: Энциклопедический словарь. М., 1991.