Эчтәлек

Гарәпчәдән, ахыр, соң.

Исламият белемендә ахирәт концепциясе ике юнәлештә: ахирәтне фани дөньяга каршы куеп чагыштыру планында һәм, ахирәтне тасвирлап, җәннәт һәм җәһәннәм, мәетләрнең кабат терелеп кайтуын һ.б. күренешләрне җентекләп тикшерүдән гыйбарәт.

Татар дини әдәбиятында һәм фольклорында ахирәт бакый дөнья, (мәңгелек дөнья), җирдәге тормыш исә фани дөнья дип атала.

Ахирәт «якын дус» («ахирәт дус») мәгънәсендә дә кулланыла.

Әдәбият

Ислам: Энциклопедический словарь. М., 1991.