1856 елда, Белокриница иерархиясендәге Мәскәү иске дин тарафдарлары архиепискобы Антоний (Шутов) фатихасы белән, беренче Казан-Вятка епискобы Пафнутийны (Шикин) изге дәрәҗәгә күтәрү йоласы үткәрелгәч оештырыла.

XIX йөзнең 2 нче яртысында — XX йөз башында Казан-Вятка территорияләрен үз эченә ала. 1905 елның 17 октябрь Манифесты игълан ителгәнгә кадәр епископлар рәсмиләштерелмәгән хәлдә яшиләр. Аларның төп җыелу урыны Саратов губернасының Хвалынск шәһәре янындагы Черемшан монастыре була: Казанда аларның резиденцияләре булып иске дин тарафдарлары чиркәве урнашкан Карповлар йорты (Бауман урамы, 64) хезмәт итә. 1905 елның апреленнән Епархия идарәсе рәсми рәвештә эшли башлый, 1909 елдан Покров чиркәве кафедраль собор итеп билгеләнә. Епархиядә уннарча, шул исәптән Казан губернасы территориясендә 20 дән артык иске дин тарафдарлары приходлары оеша. Епархия белән епископлар: Пафнутий (1856–1890), Иоасаф (Зеленкин) (1890–1912), Филарет (Удалов) (1912–1931) идарә итә. 1930 еллар башында динне эзерлекләү нәтиҗәсендә иске дин тарафдарлары иерархиясе структурасы яшәүдән туктый, 1997 дә кабаттан торгызыла.

2001–2004 елларда аны Казан һәм Вятка епископы Андриан (Четвергов), 2005 елдан епископ Корнилий (Титов), 2011 елдан епископ Евфимий (Дубинов) җитәкли. Хәзер епархиягә Татарстан, Мордва, Мари, Чуаш һәм Удмурт Республикалары территориясе; Киров һәм Ульянов өлкәләре, Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәре керә.

Автор – Е.В.Липаков