Эчтәлек

1876 елда Н.И.Ильминский башлангычы белән Библия һәм башка дини китапларны Россиянең рус булмаган халыклары телләренә тәрҗемә итү өчен оештырыла; тәрҗемәчеләр, китап бастыру һәм тәрҗемә ителгән әдәбиятны сату эшен координацияли. 7-8 кешедән тора – Казан руханилар академиясе профессорлары, Казан укытучылар семинариясе укытучылары.

Тәрҗемәләрне гадәттә рус булмаган халыкларның  укымышлы катлау вәкилләре башкара: руханилар, укытучылар. Китаплар Православие миссионерлык җәмгыятьләре акчасына (елына 3–4,5 мең сум) һәм китаплар сатудан кергән акчага (якынча елына 2,5 мең сум) бастырыла. Тәрҗемә комиссиясе эшчәнлеге вакытында Россиянең рус булмаган халыкларының төрле телләрендә (20 дән артык) 500 дән артык исемдә китаплар бастырылып чыгарыла, шул исәптән татар телендә – 70 тән артык.

Дини китаплардан тыш, башлангыч мәктәпләр өчен дәреслекләр, гигиена,  авыл хуҗалыгы буенча брошюралар бастырыла. Тәрҗемә комиссиясе әгъзалары тарафыннан кириллица нигезендә берничә алфавит эшләнә (шул исәптән татар, чуаш алфавитлары).

Рус телендә Н.И.Ильминскийның хезмәтләре, Идел буе халыкларының тарихы һәм төбәктә миссионерлык эшчәнлеге буенча хезмәтләр басылып чыга. Төрле елларда Тәрҗемә комиссиясе эшендә В.М.Васильев, М.Е.Евсевьев, Т.Е.Егоров, Н.Ф.Катанов, В.В.Миротворцев, И.С.Михеев, Н.В.Никольский, В.Т.Тимофеев, И.Я.Яковлев һәм башкалар актив катнаша.

Комиссиянең рәисе Н.И.Ильминский (1876–1891) һәм М.А.Машанов (1892–1917) була. Тәрҗемә комиссиясенең эшчәнлеге 1917 елда туктатыла.

Әдәбият

Машанов М.А. Обзор деятельности «Братства Святителя Гурия» за двадцать пять лет его существования. 1867–1892 гг. К., 1892;

Хабибуллин М.З. Михаил Александрович Машанов – профессор Казанской духовной академии, миссионер и исламовед. К., 2006.

Автор – Е.В.Липаков