Биографиясе

1844 елның 14 марты, Пермь губернасы, Эрбет өязе Бобровки авылы – 1915 елның 24 сентябере, Казан.

1864–1874 елларда Калуга губернасындагы Оптина пустыненда укый, Амвросийның һәм Оптинадагы башка остазларның шәкерте.

1874 тән Мәскәүнең Высоко-Петровский монастыренда (1875 елдан, Тихон исеме алып, монахлыкта).

1882 елдан Раифа Богородица монастыренда, 1888–1908 елларда Седмиозёр пустыненда (1892 елдан Гавриил исеме ала), 1902–1908 елларда схиархимандрит, монастырь наместнигы.

Седмиозёр пустыненда Зәбурны тоташ уку өчен махсус гыйбадәтханә төзетүе, абруйлы дин эшлеклеләрен һәм җитәкчеләрне тәнкыйтьләве кебек гамәлләре өчен вазифасыннан читләштерелә.

1908–1915 елларда Псков янындагы Спас-Елеазаров пустыненда.

1915 елда, Седмиозёр пустынена кайтып барганда, авырып китә һәм Казанда үлә.

1890 еллар урталарында Гавриил Россиядә иң абруйлы дин әһелләренең берсе була, аңа йөзләгән кеше килә. Аны олылаучылар арасында Казан архиепископлары Арсений (Брянцев), Дмитрий (Самбикин), бөек княгиня Елизавета Фёдоровна була.

1990 елга кадәр Казан епархиясе территориясендә Гавриилны олылау рәсми булмаган рәвештә дәвам итә.

Гавриил 1996 елда изгеләштерелә.

Искә алу көне – 24 сентябрь (7 октябрь).

2000 елда Гавриилның җәсәде яңадан торгызылган Седмиозёр монастырена күчерелә.

Хезмәтләре

Поучения и слова иеромонаха Гавриила. Казань, 1900;

Построение и освящение храма в Седмиозерной пустыни для поминовения усопших и непрестанного чтения Псалтири. Казань, 1901.

Әдәбият

Старец схиархимандрит Гавриил (Зырянов) и Седмиозёрная Казанская Богородичная пустынь. М., 1991;

Житие преподобного Гавриила, старца Седмиозёрной пустыни. М., 1997.

Автор – Е.В.Липаков.