- РУС
- ТАТ
(Пуцек-Григорович Василий Григорьевич), дин эшлеклесе
1700 ел тирәсе, Полтава губернасы Лохвицы шәһәре – 1785 июне, хәзерге Биектау районы Семиозёрка авылы.
Киев руханилар академиясен тәмамлый (1732).
1732–1746 елларда Казан руханилар семинариясендә укыта.
1740 елдан монахлыкта.
1744 елдан Спас-Преображение монастыренда префект һәм архимандрит.
1748 елдан Түбән Новгород, 1758 елдан Тверь, Псков епискобы булып тора, 1761 елдан Александр Невский лаврасы архиепискобы һәм настоятеле.
Пугачёв явы вакытында, император Пётр III не җирләү шаһиты буларак, Пугачёвның ялган патша булганлыгын фаш итеп, «округ хатлары» тарата. Шуңа карамастан, Пугачёв Казаннан куылгач, Вениамин аның белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнә, ярты ел буе төрмәдә тотыла.
1775 елдан Казан һәм Зөя митрополиты. 1782 елда ялга китә.
Көчләп чукындыру чараларына каршы чыга. Беренче булып дини әдәбиятны Идел буе халыклары телләренә, шул исәптән татар теленә тәрҗемә итү мәсьәләсен күтәрә.
Платон (Любарский). Сборник древностей Казанской епархии. Казань, 1868.
Гурий (Степанов). Преосвященный Вениамин (Пуцек – Григорович), митрополит Казанский и Свияжский. Казань, 1906.
Автор – Е.В.Липаков
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.