Биографиясе

1863 елның 17 марты, Новгород шәһәре – 1936 елның 23 июле, Белград шәһәре, Сербия.

1877–1878 елгы Рус-төрек сугышы герое генерал П.А.Храповицкийның улы.

Петербург руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1885), монахлык кабул итә. 1885–1890 елларда – Петербург, 1890 елдан Мәскәү руханилар академияләрендә эшли.

1895–1900 елларда Казан руханилар академиясе ректоры. 1897 елдан Чабаксар епискобы. Антоний вакытында Казан руханилар академиясендә студентлар саны арта, фәнни эшчәнлек активлаша.

Антоний 1900 елдан Уфа епискобы, 1902 елдан Волынь һәм Житомир епискобы, 1906 елдан – архиепискобы, 1914 елдан Харьков архиепискобы булып тора.

1906 елдан – Дәүләт Советы, 1917 елдан Изге Синод әгъзасы. Патриарх тәхетенә дәгъва кылучыларның берсе. 1918 елдан Киев һәм Галич митрополиты.

1920 елдан Россиядән китә, чит илдәге Рус православие чиркәвенең баш иерархы буларак, митрополит Сергийга дошманлык позициясенә баса.

Антоний рухани язучы буларак та таныла. Аның публицистик хезмәтләрендә һәм вәгазьләрендә иҗтимагый тормыш мәсьәләләре күтәрелә. Катгый уң монархист буларак, башка төрле диннәр тоту ирегенә һәм дәүләтне конституция нигезендә үзгәртеп коруга каршы чыга.

Хезмәтләре

Сочинения: В 3 т. Казань, 1900.

Догмат Искупления. СПб., 1917.

Опыт христианского православного катехизиса. Белград, 1924.

Әдәбият

Флоровский Г.А. Пути русского богословия. М., 1996.