Биографиясе

1637 ел, Мәскәү – 1700 елның 16 октябре, шунда ук.

Мәскәү Кремлендәге Чудов монастыре архимандриты (1676–1686), 1686 елдан Казан һәм Зөя митрополиты, 1690 елдан Мәскәү һәм Бөтен Русия патриархы, синод дәверенә кадәрге соңгы патриарх.

Гомеренең соңгы елларын үз теләге белән Никола Перервинский монастыренда (Мәскәү) ялгызлыкта үткәрә.

Эшчәнлеге

Адриан Казанда вакытта Введенский монастырен төзү артыннан йөри (кара: Кизик ирләр монастыре); Благовещение кафедраль соборы биш гөмбәзле итеп яңартып корыла, яңадан бизәлә, чиркәү кирәк-ярагы алына.

Адриан, патриарх буларак, Пётр I нең күп кенә үзгәртеп коруларына каршы чыга.

Әдәбият

Скворцов Г.А. Патриарх Адриан, его жизнь и деятельность. Казань, 1913.