Биографиясе

Якынча 1650 ел, кайбер мәгълүматлар буенча, Псков җиреннән – 1735 елның 31 мае, Выборг шәһәре.

Литва яки Белоруссиядәге борадәрлек мәктәпләренең берсен тәмамлый.

1690 елларда Новгород архиерей йорты казначее. Түбән Новгородтагы Деревяницкий (1700–1704) һәм Юрьев (1704) монастырьлары архимандриты. 1704 елдан Троица-Сергий лаврасы архимандриты. 1708 елдан – Түбән Новгород һәм Алатырь, 1719 елдан – Смоленск, 1720 елдан Тверь митрополиты, 1724 елдан Рязань, 1725–1732 елларда (гамәлдә 1731 елга кадәр) Казан епискобы, 1727 елдан митрополит.

1731 елда, дәүләтнең чиркәү сәясәте һәм җирле түрәләрнең башбаштаклыгы белән килешмәве нәтиҗәсендә, башта Түбән Новгородтагы Благовещение монастырена, аннары Санкт-Петербургның Александр Невский лаврасына, 1732 елда Псков епархиясенең Крыпецкий монастырена сөрелә. 1733 елда руханилык дәрәҗәсеннән мәхрүм ителә һәм Выборг крепостена ябыла.

Казан епискобы булып хезмәт иткән чорда Казан архиерей славян-латин мәктәбенә зур игътибар бирә, аны финанслауны арттыра, укыту дәрәҗәсен күтәрә.

Әдәбият

Знаменский П.В. Сильвестр, митрополит Казанский // Православное обозрение. 1878. № 4–6.

Липаков Е.В. Архипастыри Казанские. 1555–2007. Казань, 2007.