Биографиясе

1873 ел, Пермь губернасы — ?

1897 елда Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң, шунда ук дини кануннар теологиясе кафедрасында эшли (1921 елга кадәр), профессор (1909).

1919–1925 елларда Казан политехник институты һәм Казан пехота курслары рабфакларында рус теле укыта.

 1921 елда законсыз дини эшчәнлек алып барганы өчен академиянең башка укытучылары белән бергә шартлы рәвештә бер елга хөкем ителә.

Хезмәтләре патрология (христиан теологиясендә чиркәү аталарының биографияләрен һәм хезмәтләрен өйрәнүче бүлек) өлкәсенә карый.

Хезмәтләре

Догматические основы христианского аскетизма по творениям восточных писателей-аскетов IV века. К., 1899;

Священное Предание как источник христианского ведения. Учение о Свящённом Предании в древней, преимущественно восточной, Церкви. К., 1908.

Автор — Е.В.Липаков