Биографиясе

1865 елның 4 июне, Түбән Новгород губернасы, Түбән Новгород өязе Высокое авылы — ?

1890 елда Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң, шунда кала, патрология кафедрасында эшли. Бер үк вакытта, 1904–1906 елларда «Православный собеседник» журналы мөхәррире була.

1905–1907 елларда, Казан руханилар академиясенең либераль рухлы профессорлар төркеме белән бергә, «Церковно-общественная жизнь» атналык журналын чыгара, мөхәррирләренең берсе була. Журналда дәүләттәге һәм Рус православие чиркәвендәге уртачыл карашлы либераль-демократик реформаларны сәяси пропагандалану сәбәпле эзәрлекләүләргә дучар ителә.

1917–1918 елларда Рус православие чиркәвенең Поместный соборы делегаты.

1907–1917 елларда Казан шәһәр думасы гласные.

1918 елның сентябрендә Ак армия гаскәрләре белән бергә Казаннан китә; аннан соңгы язмышы билгесез.

Хезмәтләре патрология (теологиянең Христиан чиркәве Аталарының хезмәтләрен өйрәнүче бүлек) өлкәсенә карый.

Хезмәтләре  

Учение Блаженного Августина, Епископа Иппонского о человеке и его отношения к Богу. К., 1895;

Очерки из истории христианского вероучения патристического периода. Т. 1. Век мужей апостольских (I и начало II века). К., 1915.

Әдәбият  

Хабибуллин М.З. Михаил Александрович Машанов — профессор Казанской духовной академии, миссионер и исламовед. К., 2006.

Автор — Е.В.Липаков